Рәмзия Марс кызы Болгарова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

ramzija5@yandex.ru.

 

Раушания Сәгъдәтҗан кызы Нурмөхәммәтова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

rsagadat@yandex.ru.

 

Мәкаләдә татар һәм рус телләрендәге төс компонентлы компаратив конструкцияләр чагыштырма аспектта тикшерелә.

Әлеге тикшеренүнең максаты – төс атамасы кергән чагыштыруларны кешенең тышкы кыяфәтен тасвирлау һәм бәяләү чарасы буларак өйрәнү. Татар теленең язма корпусыннан, рус теленең милли корпусыннан алынган мисаллар тикшеренү материаллары буларак файдаланылды. Төс компонентлы чагыштырулар кешеләрнең тышкы кыяфәтендәге табигый үзенчәлекләрне яки кешенең физик яки психологик халәтендәге тышкы билгеләрне тасвирлаганда кулланыла. Әлеге образлы сурәтләү чаралары чагыштырылучы предметның һәм образның нинди булуына карап, уңай яки тискәре образ тудырырга мөмкин.

Фәнни-тикшеренү эшенең нәзари һәм гамәли әһәмияте хезмәтнең төп нәтиҗәләрен татар һәм рус телләре лексикологиясе, лингвомәдәниятне өйрәнүгә юнәлдерелгән хезмәтләрдә файдалану мөмкинлеге белән билгеләнә.

 

Төп төшенчәләр: татар теле, рус теле, чагыштырулар, төс компоненты, кешенең тышкы кыяфәте.

 

Мәкалә (тулы версия)