Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина,

Төмән дәүләт университеты,

Россия, 625003, Төмән ш., Володарский ур., 6 нчы йорт,

utgus@mail.ru.

 

Энҗе Хәнәфи кызы Кадыйрова,

ТР ФАнең Г. Ибраһимов ис.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,

Россия, 420111, Казан ш., К.Маркс ур., 12 нче йорт,

enge@inbox.ru.

 

Мәкаләдә Көнбатыш Себердә яшәүче төрки телле халыкларның – себер татарларының язма мирасын өйрәнү белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Тикшеренү материалы булып, иске татар телендә язылган метрика кенәгәләренә “яңа туучылар, никахлашучылар, аерылышучылар, вафат булучылар” турында теркәлгән язулар хезмәт итә. Фәнни эшебез XIX гасырның 30 нчы елларыннан XX гасыр башына кадәрге вакыт аралыгын үз эченә ала.

Мөселман кенәгәләреннән күренгәнчә, юрталарда этник чыгышлары һәм сословиеләре ягыннан төрле халык яшәгәнлеге ачыклана: иске ясаклы татарлар, Идел буе татарлары (оброчные чувальщики), йомышлы татарлар, шулай ук Урта Азиядән күчеп килгән бохаралылар (сартлар). Тикшеренү предметы итеп, метрика язуларының структурасы һәм эчтәлеге алынды (Тубыл губернасының Бохара волосте Комарау юртасының мәчет кенәгәләре мисалында).

Мөселман (мәчет) метрика кенәгәләренә тарихи-лингвистик анализ ясау, этник һәм аерым сословие төркеме буларак, себер бохаралыларына тулы тарихи-мәдәни характеристика бирү мөмкинлеген тәэмин итә һәм тулаем Көнбатыш Себер мәдәнияте һәм тарихы турындагы фәнни күзаллауларны киңәйтә.

 

Төп төшенчәләр: себер татарлары, себер бохаралылары, метрика язулары, Тубыл губернасы, Бохара волосте.

 

Мәкалә (тулы версия)