Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileuscha@mail.ru.

 

Мәкаләнең тикшерү объекты итеп «Tatara Samurai» нәфис фильмы («Тимерче-самурай», режиссеры Ёсинари Насикори, 2016), «Кылыч туганда» документаль фильмы («Самурайлар. Сугыш сәнгате» күргәзмә проекты (2016) – продюсеры Георгий Аистов, кураторы – Стивен Сигал) һәм «Татара – Евразия мирасы» проекцияле хореографик шоуы (куючы режиссер Туфан Имаметдинов (2020), куючы режиссер Катцуми Сакакура (2021)) алынды. Тикшерү предметы – тимерче-самурай һәм татара миче образлары. Мәкаләдә татара уникаль технологиясенең өйрәнелү дәрәҗәсе һәм Япониядә шул исемдә сакланып калган мич турындагы мәгълүматлар төрки-япон элемтәләре яктылыгында системага салына. Әлеге теманың Япония һәм Татарстан Республикасының мәдәният әһелләре тарафыннан сәнгати шәрехләнүе ягыннан үзенчәлекләре ачыклана. Ёсинари Насикори, Сакакура Кацуми, Туфан Имаметдинов, Сөмбел Гаффарова эпик геройның сөеклесен коткару өчен аҗдаһа белән көрәш сюжетын коралар. Инициация төп сюжет булып әверелә. Мәхәббәт сюжеты ярдәмче рольне уйный. Япон һәм татар сценаристлары игътибарны баш геройның эчке каршылыгы үзенчәлекләрен ачуга юнәлтә. Режиссер Ёсинари Насикори милли эчтәлекне чынбарлыктагыча бирүгә омтылыш ясаса, куючы режиссерлар Сакакура Кацуми белән Туфан Имаметдинов стильләштерүгә күбкрәк йөз тота.

Проекцияле шоуның татарча варианты – формасы ягыннан әкияти-фантастик гомумиләштерүгә, япон вариантының символик формасы мифлаштыруга йөз тота. «Кылыч туганда» документаль фильмы мәгърифәтчел-агарту характерына ия.

 

Төп төшенчәләр: Япония, Татарстан Республикасы, мәдәни элемтәләр, Ёсинари Насикори, Сакакура Кацуми, Туфан Имаметдинов, татара миче, тимерче-самурай

 

Мәкалә (тулы версия)