Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт,

mileuscha@mail.ru.

 

Мәкаләдә 1923 елда Казанда узган татар музыкасы симфоник концертының тарихы буенча материаллар системалаштырыла. Тикшеренү материаллары булып, Антон Александрович Эйхенвальдның (1875–1952) этнографик эшчәнлеген чагылдырган архив материаллары хезмәт итә. Композиторның хезмәтләренә анализ ясау нигезендә аның татар музыкасына карата карашлары ачыклана. Мәкаләдә газеталардан алынган кайтавазлар, уникаль мәдәни вакыйгага карата рецензияләр гомумиләштерелеп бирелә. Композитор һәм музыкант буларак, А. А. Эйхенвальдның татар халык җырларын симфоник эшкәртү буенча үзеннән элгәреләргә караганда югарырак һәм сизгеррәк булганлыгы раслана.

 

Төп төшенчәләр: татар музыкасы тарихы, Антон Эйхенвальд, шәрык музыкасының симфоник концерты, татар җыры, Казан

 

Мәкалә (тулы версия)