Алсу Атлас кызы Шамсутова,

ТР ФАнең Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,

Россия, 420008, Казан ш., К. Маркс ур., 12 нче йорт,

aatlas1@mail.ru.

 

Мурат Урфәт улы Узун,

Измит Белем һәм сәнгать мәркәзе,

Төркия, 41100 Коҗаэли-Измит ш., Җәм Айдын Илкин ур., 3 нче йорт,

tfimuratuzun@gmail.com.

 

Мәкаләдә ХХ гасыр ахыры - ХХI гасыр башында татар һәм төрек әдәбиятларындагы постмодернистик концепцияләр яктылыгында әдәбиятның һәм мәдәниятнең күтәрелешендә зур роль уйнаган язучыларның әсәрләре, аларда чагылыш тапкан идея-эстетик, фәлфәфи идеяләр, алымнар тикшерелә. Татар язучылары Ф. Бәйрәмова, З. Хәким, Н. Гыйматдинова, Г. Гыйльманов, М. Мәһдиев, Ф. Яхин, төрек язучыларыннан И. Анар, О. Памук, Ә. Шафакның милли мәдәният үсешен тәэмин иткән проза әсәрләре фәнни тикшеренүнең объекты булып тора. М. Мәһдиев, Н. Гыйматдинова, Г. Гыйльманов, З. Хәкимнең фәлсәфи карашлары, сәнгатьчә фикерләүләренең хосусиятләре, иҗат кыйблалары ХХ гасыр ахыры – ХХ1 гасыр башы әдәби һәм мәдәни контекстында, ә Ф. Бәйрәмова һәм Ф. Яхинның әсәрләре мифологик һәм метафизик яссылыкта шәрехләнә. Төрек әдипләренең романнары Гареб һәм Шәрык әдәбиятлары белән бәйләнештә, постмодернистик әсәрләр поэтикасы кануннары кысаларында өйрәнелә.

Төрек әдәбиятындагы постмодернистик парадигмага кагылышлы төрле чыганаклардан мәгълүматлар һәм фактлар барлана һәм аларда, бер системага салынып, бүгенге төрек әдәбиятының торышына күзәтү тудыру омтылышы ясала. Хәзерге төрек әдәбиятына нисбәтле язучы Әлиф Шәфәкъ әсәрләре беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Фәнни эзләнүләрдә чагыштырма-тарихи, типологик һәм герменевтика методларына, культура-тарих мәктәбе кагыйдәләре һәм принципларына таяныла.

 

Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, төрек әдәбияты, постмодернизм, миф тудыру, метафизик реализм, нарратив, интертекстуальлек, архетиплар

 

Мәкалә (тулы версия)