Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары арасында "Татарга тылмач кирәк!" дип исемләнгән бәйге үткәрә

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары арасында "Татарга тылмач кирәк!" дип исемләнгән бәйге үткәрә.
Бәйге һәр укучы өчен дә ачык. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары укучылары катнаша ала. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрь көннәрне дистанцион формада үтә. Беренче турда катнашу өчен 5 сентябрьгә кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты сайтында теркәлергә кирәк иде. Бәйгедә катнашучыларга рус теленнән - татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәрелде.
Икенче тур 17-19 октябрь көнне Казанда үткәрелә, бәйгенең әлеге турында катнашу өчен чакыру хатлары укучыларның электрон почта ящикларына киләчәк.
Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр ителә бәйгенең нигезләмәсендә. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары арасында 1-3 нче урыннарны яулаучылар КФУның Филология һәм сәнгать институтының “Филология: гамәли филология” юнәлеше буенча бакалавриатка сынаулардан башка гына кабул ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/09/11/78512/