Белем алганнан соң, һәрбер тыңлаучы татар теле курсларын тәмамлау турында документ алачак

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Руфинә Мөбәрәкшина). Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Халык өчен бушлай татар теле курслары” темасына матбугат конференциясе булды.

Проект 2004-2013 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында чынга ашырыла.

Чарада КФУ Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Филология һәм сәнгать институты доценты Кәдрия Фәтхуллова һәм Филология һәм сәнгать институтында тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова катнашты.

“Үткән елда 1200дән артык кеше курсларга йөрергә теләк белдерде, алардан 800дән артык кеше дәресләргә даими йөрде, - дип искәртте КФУ Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. – 404 тыңлаучы арасында сорау алу үткәрелде, аның нәтиҗәсендә иң кечкенә тыңлаучыга 11 яшь, иң өлкәненә 78 яшь булуы ачыкланды”.

“Сорау алынганнарның 94 процентының мондый курсларда беркайчан да булмавы мөһим момент булып тора”, - дип өстәде Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов билгеләвенчә, үткән елда әлеге курсларның бюджеты якынча 2 млн.сум тәшкил иткән, якынча 45 укытучы җәлеп ителгән.

Алга таба теманы Филология һәм сәнгать институтында тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова дәвам итте. “Курслар ике сәгатьләп атнасына ике тапкыр барачак, - дип ачыклык кертте ул. – 14 нче февральда сәгать кичке алтыда теләк белдерүчеләр өчен Татарстан, 2 адресы буенча оештыру җыелышы була. Бу көнне курсларга йөрергә теләүчеләр тест үтәчәк, аның нәтиҗәсендә, булачак тыңлаучыларны ике төркемгә: башлангыч һәм дәвам итүчеләргә

бүләчәкләр”. Ул шулай ук дәресләр 18 нче февральдан алып ,18 нче майга кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде.

“Курслардан соң, тыңлаучылар махсус тест үтәчәк, соңыннан аларга татар теле курсларын тәмамлау турында сертификат биреләчәк”, - дип ачыклык кертте “Татар-информ” хәбәрчесенә Әлфия Йосыпова.

“Безнең программа сөйләм эшчәнлегенең төп төрләренә: тыңлау һәм сөйләшү һәм сөйләм эшчәнлегенең ике иң катлаулы төренә: уку һәм язуга өйрәтүне күзалдында тота”, - дип сөйләде Филология һәм сәнгать институты доценты Кәдрия Фәтхуллова.

“Кызганычка каршы, үткән ел безнең махсус дәреслекләр булмады, - дип уртаклашты К.Фәтхуллова. – Быел 3 телдә: рус, татар һәм инглиз телләрендә “Әйдәгез, татарча сөйләшик!”дәреслеге дөнья күрде. Аны бүләк буларак, һәрбер тыңлаучыга тапшырачаклар.

Татар теле курсларына язылырга теләк белдерүчеләргә тутырылган анкетаны һәм гаризаны үзәкнең электрон почтасына - cdppo@mail.ru – җибәрергә кирәк.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/02/11/82657/