Премьера 22 ноябрьдә Филология һәм сәнгать институтының актлар залында 18.00 сәгатьтә башлана

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында эшләүче “Мизгел” яшьләр халык театры коллективы тамашачы игътибарына быел Т.Миңнуллинның “Саташу” драматик хикәясен тәкъдим итә. Ул татарның мәшһүр драматургы һәм киң җәмәгать эшлеклесенең якты истәлегенә багышлана. Әлеге әсәрдә яшәү мәгънәсе, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, өлкән буын белән яшь буынның катлаулы мөнәсәбәтләре кебек актуаль проблемалар яктыртыла.

“Мизгел” театры 1996 нчы елның сентябрендә РФның атказанган, ТРның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә КДПУның (хәзер – КФУның ФһСИ ) татар филологиясе факультеты каршында оешкан. Уналты ел эчендә театр коллективы шактый гына җитди материалны – Туфан Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Хәбиб Фәтхуллин, Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, А.Дударев әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачы алдында зур уңышларга иреште.

Театр эшчәнлегенә югары бәя даими рәвештә вакытлы матбугат битләрендә, телевизион тапшыруларда чагылыш табып бара (дүрт спектакль телевидение фондында саклана).

“Мизгел” яшьләр театры туган телебезне саклау һәм үстерүдә, яшь буынга (аеруча булачак укытучыларга) эстетик тәрбия бирүдә, яшь тамашачыларның рухи хәзинәләрен баетуда, татар театр сәнгатенә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә гаять зур роль уйный. Коллектив заман сулышын тоеп, берсеннән-берсе матур әсәрләр сайлап, үрнәк булырдай көчле образлар тудыра, аларның чыгышын ел саен көтеп алалар.

Премьера 22 ноябрьдә Филология һәм сәнгать институтының Актлар залында 18.00 сәгатьтә башлана.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/11/16/80432/