Безнең турында: Русия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары

Indicator

1 сентябрь 2020

Галимнәр өслектә квант нокталары булган табигый наноторбалар нигезендә яңа актив фотокатализаторлар тәкъдим иттеләр.

Поиск

Казан федераль университетының биологлары һәм Италия хезмәттәшләре (Палермо университеты) белән яңа чараны эшлиләр. Аның "конструкциясе" дару белән тулган наноторбалардан тора.

Медиапортал КФУ

11 июнь 2020

Биологлар яман шеш күзәнәкләренең үлемен китереп чыгара торган нанокомплекс ясадылар. Препаратның уникальлеге - яман шеш күзәнәкләре сакланмый.

Образование в России

11 июнь 2020

КФУ һәм Палермо университеты (Италия) галимнәре нанопрепарат эшкәрткәннәр, ул яман шеш күзәнәкләрне сайлап кына үтерә.

Indicator

11 июня 2020

Галимнәр һәлосайт һәм продигиозин пигменты нигезендә препарат ясаганнар.

Медиапортал КФУ

10 апрель 2020

КФУның биологлары һәр төк һәм ворсинканы үз нанотышчасына киендерәчәкләр. Яңа технология җепселле материалларның үзлекләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Nanowerk News

News-Medical

EurekAlert!

10 апрель 2020

Бионанотехнологлар кеше чәчен модификацияләү ысулларын эшлиләр.

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе

10 ноябрь 2020

Казан федераль университеты галимнәре карамай таралу нәтиҗәсендә пычранган тирәлекләрне яңартылган биология ысулы белән чистартырга телиләр. Әлеге ысул туфракта тереклек итүче суалчаннар һәм диңгез бактерияләре арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән.

Univer студентлар каналы

10 ноябрь 2020

Хәзерге вакытта карамай продуктларының әйләнә-тирәгә таралуы төп экология проблемаларының берсе булып тора. Тирәлекне чистарту эше күп очракта озак вакыт, күп көч һәм ресурслар таләп итә. Казан федераль университеты галимнәре тирә-юньне карамайдан чистартуның яңа ысулын кулланып караганнар, әлеге ысулның төп каһарманы – суалчан.

Бизнес Online

10 ноябрь 2020

КФУның «Бионанотехнологияләр» фәнни-тишеренү лабораториясе хезмәткәрләре суалчаннарны карамай ашарга «өйрәткәннәр». Алга таба суалчаннар (диңгез бактерияләре белән берлектә) карамай белән пычранган тирәлекләрне чистарту эшендә ярдәм итәргә мөмкиннәр.

UNIVER  студентлар каналы

28 февраль 2020

Чәчләрне буяу һәм саклауда нанокөпшәләр дә ярдәмгә килә: яңа технология косметика корпорацияләрен ни сәбәпле җәлеп итә? Биотехнологияләр һәм тарих: нанокөпшәләрне мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә куллану тәҗрибәсе. Биология фәннәре докторы, фундаменталь медицина һәм биология институтының “Бионанотехнологияләр” фәнни тикшеренү лабораториясе хезмәткәре Равил Фахруллин белән әңгәмә.

Татар-информ

23нче июль, 2019

Казан федераль университеты галимнәре Палермо университеты (Италия) галимнәре белән берлектә куркынычсыз һәм нәтиҗәсе эмульсия булдырганнар. Балчык нанокөпшәләре һәм табигый полимерлар (хитозан һәм пектин) нигезендә ясалган әлеге эмульсия таштан ясалган һәйкәлләрне саклау өчен кулланылачак, дип хәбәр итә “Бионанотехнологияләр” лабораториясе җитәкчесе Равил Фахруллин.

Татар-информ

24нче апрель, 2019

Казан федераль универитеты галимнәре Луизиананың Техника университеты галимнәре белән берлектә чәчләрне буяуның яңа технологиясен булдырганнар: бу эштә балчык нанокөпшәләре дә катнаша. Чәчләрне буяу буенча тәҗрибәне КФУның “Бионанотехнологияләр” лабораториясендә башкарганнар. Буягыч матдә нанокөпшәләрнең куышлыгын тутырган, нанокөпшәләр исә чәч өслеген юка катлам белән каплыйлар, дип хәбәр итә лаборатория җитәкчесе Равил Фахруллин.

ГАЗЕТА.RU

16нчы февраль, 2017

КФУ биологлары туфракта тереклек итүче суалчанның каты тышчасын 3D-сурәткә төшергәннәр. Зур сыйфатка ия фотосурәтләр атом-көч спектроскопиясе ярдәмендә ясалган.

Чердак: наука, технологии, будущее
24 январь 2017

Сканлаучы зондлы микроскоп ярдәмендә C.elegans суалчанын фотосурәткә төшергәннәр. Фотосурәт суалчанның табигый тереклек итү тирәлегендә ясалган.

Российский научный фонд
26 январь 2017

C. elegans суалчаннарын өйрәнү зур әһәмияткә ия, чөнки аларны биомедицина өлкәсендә уздырыла торган тикшеренүләрдә кулланалар. Суалчаннар дару матдәләрен тикшергәндә, агулылылыкны бәяләгәндә ярдәм итә.