Булич Николай Никитич (1824 - 1895) - историк русской литературы, профессор, член-корреспондент Императорской Академии наук, магистр философских наук, доктор славяно-русской филологии, тайный советник, ректор Императорского Казанского университета (1882—1885).

В 1845 г. кончил курс в Казанском университете по философскому факультету, в 1849 г. получил степень магистра философии, в 1850 г. выбран Казанским университетом в адюънкты по кафедре философии, но в том же году эта кафедра была упразднена, а Булич оставлен за штатом. В следующем 1851 г. Булич, в звании адъюнкта, начал читать в Казанском университете лекции по истории русской литературы; в 1854 г. был удостоен Петербургским университетом степени доктора русского языка и словесности за диссертацию "Сумароков и современная ему критика". Избранный затем в ординарные профессоры по кафедре русской словесности, Булич читал лекции в Казанском университете до ноября 1885 г., когда вышел в отставку; в последние годы своей университетской службы (1882—1885) он состоял ректором университета. Библиотека Н. Булича, около 7 000 томов, представляла по своему содержанию огромную ценность. Имелся рукописный каталог, составленный по годам, в порядке приобретения, снабженный необходимыми пояснениями, а также карточные алфавитный и систематический каталоги. В 1893 г. Н. Булич пожертвовал свою библиотеку Казанскому университету.

Кроме статей в "Отечественных Записках", "Атенее", "Русском Слове" и "Московских Ведомостях", Буличу принадлежат: "Значение Пушкина в истории русской литературы", "К столетней памяти Ломоносова". В последние годы своей жизни Булич разрабатывал историю своего родного университета. Так, он напечатал: "Казанский университет в Александровскую эпоху" и "Из первых лет Казанского университета, 1805 - 19". После смерти Булича вышел ценный труд его: "Очерки по истории русской литературы с начала XIX века".


Булич Николай Никитич (1824 - 1895) – рус әдәбияты тарихын өйрәнүче, профессор, Император фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, фәлсәфә фәннәре магистры, словян-рус филологиясе докторы, яшерен киңәшче, Казан Император университеты ректоры (1882—1885).

Н.Н.Булич 1845 елда Казан университетында фәлсәфә факультеты курсларын тәмамлый,  1849 елда фәлсәфә фәннәре магистры дәрәҗәсенә ия була, 1850 елда Казан университетының фәлсәфә кафедрасына адюънкт булып сайлана.  Әмма  шул ук елны әлеге кафедра кыскару сәбәпле,  Булич штаттан төшеп кала.  1851  елда ул Казан университетында адъюнкт буларак   рус әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый башлый, 1854 елда исә ул “Сумароков һәм  аңа заманча тәнкыйть" темасына язылган диссертациясе өчен   Петербург университеты тарафыннан  рус теле һәм сөйләме докторы дәрәҗәсенә лаек дип табыла.  Соңрак Булич рус сөйләме кафедрасы  буенча ординар профессорлыкка сайлана һәм,  1885 елда отставкага киткәнче,  Казан университетында лекцияләр укый.  Эшчәнлегенең соңгы елларында  (1882—1885) ул университет ректоры була.

Н. Буличның  7 000 гә якын томнан торган китапханәсе бәяләп бетергесез кыйммәткә ия.  Анда кирәкле аңлатмалар белән тулыландырылган һәм китапның сатып алу вакытына нисбәтле еллап төзелгән кулъязма каталог,  шулай ук алфавит буенча  төзелгән һәм системалы каталоглар да була. 1893 елда Н. Булич үзенең әлеге китапханәсен Казан университетына бүләк итә. 

"Отечественные Записки", "Атенее", "Русское Слово" һәм  "Московские Ведомости"дә басылып чыккан мәкаләләреннән тыш,  "Рус әдәбияты тарихында Пушкинның әһәмияте/ Значение Пушкина в истории русской литературы", "Ломоносовның йөз еллык истәлегенә/ К столетней памяти Ломоносова" кебек хезмәтләр дә Н. Буличныкы. Гомеренең соңгы елларында Н.Булич университет тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә.  "Александр заманында Казан университеты/ Казанский университет в Александровскую эпоху" һәм  "Казан университетының беренче көннәре, 1805-19/  Из первых лет Казанского университета, 1805 - 19" кебек мәкаләләр яза. Аның " XIX гасыр башыннан алып рус әдәбияты  тарихыннан очерклар /Очерки по истории русской литературы с начала XIX века"  дип аталган мәшһүр хезмәте  үз вафатыннан соң дөнья күрә.


Nikolai Bulich (1824 – 1895) was a Professor, historian of Russian literature, Corresponding Member of the Imperial Academy of Sciences, Master of Philosophy, Doctor of Slavic - Russian Philology, Privy Councilor and Rector of the Imperial Kazan University (1882-1885).

In 1845, he completed a course at the Faculty of Philosophy in Kazan University. In 1849, he received a master's degree in philosophy; in 1850, he was elected adjunct to the Department of Philosophy at Kazan University. In the same year, this Department was abolished and N. Bulich was left as a freelance teacher. In 1851, N. Bulich, as an adjunct, began lecturing on the history of Russian literature at Kazan University; in 1854, St. Petersburg University awarded him a degree of doctor of the Russian language and literature for his thesis "Sumarokov and contemporary criticism". Later, N. Bulich was elected ordinary professor of the Russian Literature Department, he lectured at Kazan University till November of 1885, when he retired; in the last years of his University service (1882-1885) he was the rector of the University. N. Bulich's library, which had about 7,000 volumes, was of great value. There was a handwritten catalog, compiled by years in the order of purchasing books, provided with the necessary explanations; there were also card alphabetical and systematic catalogs. In 1893, N. Bulich donated his library to Kazan University.

In addition to the articles in the "Otechestvennyye Zapiski", "Ateney", "Russkoye Slovo" and the "Moscovskiye Vedomosti", "The Significance of Pushkin in the History of Russian Literature", and "On the Centenary of Lomonosov's Memory” also belonged to N. Bulich. In the last years of his life, N. Bulich researched the history of his native University. He published the articles "Kazan University in the Alexander Era" and "From the First Years of Kazan University, 1805-1819". One of his valuable research works, called "Essays on the History of Russian Literature from the Beginning of the 19th Century", was published after his death.