Галимҗан Ибраһимов. Татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Галимҗан Ибраһимов (Галимҗан Гирфан улы Ибраһимов) 1887 еллың 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1899-1905 елларда Ырынбур мәдрәсәсе шәкерте. Әмма, 1905 елда шәкертләр күтәрелешенә катнашкан өчен, ул мәдрәсәдән куыла Соңрак, 1906-1908 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1907 елда «Әл-Ислах» гәҗитендә аның беренче хикәясе - «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» басылып чыга.

1909 елда белемен күтәрү һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнү өчен Казанга килә.

Галимҗан Ибраһимов - татар-башкорт мөселман сул эсерләр партиясенең оештыручылары һәм җитәкчеләренең берсе. 1917-18 елларда Милләт Мәҗлесе һәм Учредительное собрание депутаты. 1918 елда М. Вахитов һәм Ш. Манатов белән берлектә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, комиссар урынбасары була. 1919-20 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП (б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе, «Кызыл Шәрекъ» журналы хезмәткәре. 1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында. «Безнең юл», «Мәгариф» журналларының оештыручысы һәм мөхәррире, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе һ.б.

Г.Ибраһимовның иң танылган әсәрләре: «Татар хатыны ниләр күрми» повесте, «Табигать балалары» хикәясе, «Яш йөрәкләр», «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар», «Казакъ кызы» романнары. «Татар имлясы» (1911), «Әдәбият дәресләре» (1916), «Татар телен ничек укытырга» (1918) исемле китаплары һ.б.

Г.Ибраһимов гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул - Сталин репрессияләре корбаны. 1938 елның 21 январендә Казандагы төрмә шифаханәсендә үлә.

Улгәннән соң аклана.



Галимджан Ибрагимов. Галимджан Гирфанович Ибрагимов, писатель, ученый, общественный деятель родился 12 марта 1887 года в деревне Султанмуратово Стерлитамакского уезда Уфимской губернии (сейчас Аургазинский район РБ).

В 1899-1906 годы шакирд медресе «Хусаиния» в Оренбурге, откуда был выгнан за участие в ислахистском движении. Перебрался в Уфу, где в 1906-1908 годы обучался в медресе «Галия».

В 1909 году Г.Ибрагимов покидает уфимское медресе, стремясь найти дорогу к самообразованию, берется за изучение русского языка и решает посвятить себя литературному делу. Для достижения этой цели переезжает в Казань.

Первый рассказ Ибрагимова «Изгнание Заки-шакирда из медресе» появился в 1907 году в радикальной газете «Эль-Ислах».

Г.Ибрагимов - один из лидеров и создателей Партии татаро-башкирских мусульманских левых эсеров. В 1918 году он - один из организаторов Комиссариата по делам мусульман Внутренней России. В 1920-24 - сотрудник Издательского отдела Центрального бюро Коммунистических народов Востока при ЦК РКП(б), преподаватель Коммунистического университета в Казани. В 1925-1927 председатель Академического центра при Наркоме просвещения, координатор перевода и издания на татарский язык сочинений В. Ленина, редактор журнала «Безнен юл» («Наш путь»), «Мэгариф» («Просвещение»).

Самые известные произведения – «Судьба татарской женщины» (повесть), «Дети природы» (рассказ), романы - «Молодые сердца», «Наши дни», «Дочь степи», «Глубокие корни» и др. Среди научных работ – «Татарская грамматика» (1911), «Теория литературы» (1916), «Методика преподавания родного языка» (1918).

Последние годы жизни в связи с болезнью Г.Ибрагимов провел в Крыму (Ялте), где был арестован как «враг народа» и перевезен в Казань. Скончался он 21 января 1938 года в тюремной больнице.

Реабилитирован посмертно.



Galimdzan Ibragimov was a writer, a scholar and a public figure. He was born on March 12, 1887 in the village of Sultanmuratovo, the Sterlitamak district in the Ufa province (currently, the Aurgazinsky district of the Republic of Bashkortostan).

In 1899-1906, he studied at the Orenburg Husainia Madrasah, from where he was expelled for participating in the Islamic movement. Later, he moved to Ufa, where he went to the Galia Madrasah in 1906-1908.

In 1909, G. Ibragimov left the Ufa madrasah, trying to find his path to self-education.He started learning the Russian language and decided to dedicate himself to literary work. He moved to Kazan to achieve this goal.

His first story “The Expulsion of Zaki Shakird from the Madrasah” appeared in the radical newspaper El-Islah in 1907.

G. Ibragimov was one of the leaders and founders of the Tatar-Bashkir Muslim Left Social Revolutionary Party. In 1918, he was one of the organizers of the Commissariat for Muslim Affairs of Inner Russia. In 1920-1924, he worked for the Publishing Department of the Central Bureau of Communist Peoples of the East (under the Central Committee of the Communist Party of the Soviet Union) and taught in the Communist University in Kazan. In 1925-1927, he was the chairman of the Academic Center under the People's Commissariat for Education, an editor of the journals Beznen Yul (Our Way) and Margarif (Enlightenment). He also coordinated the translation of the works by V. Lenin into the Tatar language and its publication.

His most famous works are “The Fate of the Tatar Woman” (a short novel), “Children of Nature” (a story), novels “Young Hearts”, “Our Days”, “The Daughter of the Steppe”, “Deep Roots”, etc. His scientific works include “Tatar Grammar” (1911), “Literary Theory” (1916) and “The Mother Tongue Teaching Methods” (1918).

Due to his disease, G. Ibragimov spent the last years of his life in the Crimea (Yalta), where he was arrested as a public enemy and transported to Kazan. He died on January 21, 1938 in a prison hospital.

He was posthumously rehabilitated.