Әбрар Кәримуллин. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин (1925-2000) - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.

Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылындагы бер класслы мәктәптән башлана. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлый.

1943 елда Совет Армиясе сафларына алына, Бөек Ватан сугышы елларында  Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта.

1948-1953 елларда Ә. Кәримуллин  В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студенты. 1953-1964 елларда Казан дәүләт университеты китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 1964 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәр.

1968 елда «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый, ә 1978 елда «XX гасыр башы татар китабы» дигән хезмәте нигезендә докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар  бар: «Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы» (Казан, 1983), “Татарлар: исемебез һәм җисемебез”. (Казан, 1991), «Язмыш, язмыш» (Казвн, 1996),  «Тел—милләтнең сакчысы» (Казан,1997).

Халкыбызның олуг галиме Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә, 2000 елның 18 сентябрендә мәрхүм булды.


Абрар Каримуллин. Абрар Гибадуллович Каримуллин (1925-2000) - известный татарский ученый, книговед-библиограф, доктор филологических наук, действительный член АН РТ, заслуженный деятель науки ТАССР, лауреат Государственной премии РТ им. Г.Тукая и др. Участник Великой Отечественной войны.  

А.Г. Каримуллин родился 29 мая 1925 года в деревне Чабья-Чурчи Сабинского района Татарстана. Первые шаги на пути к знаниям будущего татарского академика были сделаны в начальной школе своей родной деревни.

Среднее образование он завершает в 1941 году в Сабинской средней школе. 1943 года был призван в ряды Советской Армии. Участвовал в боях на Курской дуге, сражался за освобождение Украины, Венгрии, Чехословакии, Румынии. Пройдя долины смерти Китая, Монголии, через горы Хинган, трижды раненный и контуженный, он только в 1947 году возвращается в родную деревню.

В 1948 году он становится студентом татарского отделения историко-филологического факультета КГУ. После университета в 1953-1964 годах был заместителем директора по научной части Научной библиотеки Казанского государственного университета, с 1964 года работал в Институте языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова АНТ.

В 1968 году А.Г.Каримуллин успешно защитил кандидатскую диссертацию по теме «Возникновение татарского книгопечатания и новые источники по татарской филологии: XVII - 1 пол. XIX в.». В 1970 году завершает докторскую диссертацию по истории татарской книги начала XX века.  

Список научных и публицистических трудов А.Каримуллина включает в себя около 700 работ. Область его научных исследований: история национальной книги и книжного дела края, происхождение татарского народа, татарская литература и ее связи с литературой народов Востока, Европы, вопросы истории языка и др.: «Татарская книга пореформенной России» (Казань, 1983), «Татары: этнос и этноним» (Казань, 1988, 1989, 1991). «Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы» (М., 1995), «На страже языка» (Казань, 1997) и др.

Выдающийся ученый А.Г. Каримуллин ушел из жизни 18 сентября 2000 года в возрасте 75 лет.


Abrar Gibadullovich Karimullin (1925-2000), was a renowned Tatar scientist, bibliographer, doctor of philology (1978), member of the Tatarstan Academy of Sciences, the Honored Worker in Sciences of the ТАSSR (1987), the winner of the State G.Tukay Prize, and the International Kul Gali Prize. He participated in World War II.

A. Karimullin was born on May 29, 1925 in the village of Chabya-Churchi, the Sabinsky district of Tatarstan. The future Tatar academician made his first steps towards knowledge at the primary school of his native village.

He completed his secondary education at the Sabinsky High School in 1941.  On January 7, 1943, he joined the Soviet Army. He participated in the battle of Kursk, liberated Ukraine, Hungary, Czechoslovakia, and Romania. He went through the Valley of Death in China, then fought in Mongolia, then in the mountains of Hingan. He was wounded three times and did not come back to his native village until 1947.

In 1948, he became a student of the Tatar branch of the Historical-Philological Faculty at Kazan University. From 1953 to 1964, he was the deputy director of the scientific department of the Scientific Library at Kazan State University. From 1964, he worked in the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art at the Academy of Sciences of Tatarstan.

In May 1968, Karimullin successfully completed his master's thesis in philology entitled "Tatar Publishing and New Sources of Tatar Philology: The First Edition:  the 17th – 19th Centuries." In 1970 he finished his doctoral thesis on the history of the Tatar book of the early 20th century.

The scientific and publicistic works of A. Karimullin include about 700 items. The areas of his scientific research include the history of national books, the origins of the Tatar people, Tatar literature and its connections with the literatures of the East and Europe, the history of language, ethnography, and toponymy ("The Tatar Book of Post-reform Russia" (Kazan, 1983), "The Tatars: Ethnos and Ethnonyms," (Kazan, 1988, 1989, 1991), "The Ancestors of Turks and the Indians of America. Following the Traces of One Hypothesis" (Moscow, 1995), "Protecting Our Language" (Kazan, 1997), etc.

The outstanding scientist, Abrar Gibadullovich Karimullin, died on September 18, 2000, at the age of 75.