Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов) (04.11.1892 - 03.03.1943) – язучы, шагыйрь, әдәбият тарихчысы һәм фольклор белгече. Г.Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Махсус укытучылардан русча, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә мөселманча камил белем ала. Казан сәүдә училищесын (1913), Мәскәү сәүдә институтын  (1917) тәмамлый. Үзлегеннән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. 1917 елдан соң Казанда яши. Хәрби-сәяси курсларда (1920-21) татар әдәбиятын, Шәрекъ академиясендә (1921-22), Шәрекъ педагогия институтында (1922-30) татар әдәбияты һәм фольклоры тарихын укыта. Ул Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә әгъза булып тора. 1934 елдан Казан университеты фәнни икитапханәсенең Кулъязмалар бүлегендә гыйльми консультант вазифасын башкара. 1936-1938 елларда Казан Дәүләт банкында хезмәт итә.

1913-15 елларда “Ак юл” журналында соңыннан башлангыч сыйныфларның уку дәреслекләренә дә кертелгән балалар әдәбияты үрнәкләре, “Аң” журналында өлкәннәр өчен күпсанлы әсәрләре басыла башлый. Г.Рәхим - “Дача кайгысы” (1914) комедиясе, “Җанвар” (1919) драмасы, “Идел” (1923) исемле повесть авторы. Әдип шагыйрь һәм, Шәрекъ һәм Гареб классиклары әсәрләрен татарчалаштырып, тәрҗемәче буларак та таныла.

ХХ гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты тарихын һәм фольклористикасын фән буларак формалаштыруга зур көч куя. 1913 -14 елларда  Г.Рәхимне аналитик фикерле, европа-рус гыйльми мәктәпләре нәзариятен белүче шәхес итеп таныткан мәкаләләре (“Тукаев – халык шагыйре”, “Халык әдәбиятыбызга бер караш” һ.б.лар ) дөнья күрә. 1917 еллардан соң Г.Ибраһимов, Һ Такташ, Г.Гобәйдуллин, К.Насыйри эшчәнлекләрен дөнья әдәбият белеме контекстында тикшергән күләмле мәкаләләре басыла. Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм анализлау методикасы; сәнгать, поэтика һәм халык авыз иҗаты бәйләнешләре; сәнгатьнең килеп чыгуы турында концепцияләр; әдәби иҗат теориясе һәм психология; тарих һәм этнография Г.Рәхимнең 1920-27 еллар эшчәнлегенең гыйльми юнәлешләре булып тора. Әдәбият галиме һәм тарихчы Г.Гобәйдуллин белән берлектә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә: борынгы дәвер. I бүлек» (1923), «Татар әдәбияты тарихы: феодализм дәвере» (1925), «Татар әдәбияты тарихы: борынгы дәвер» (1927) һ.б. хезмәтләрен  яза. Әлеге галимнәр тарафыннан төрки-татар халыклар тарихын, фольклорын һәм кулъязма истәлекләрен туплау, барлау һәм тикшерүнең концепциясе эшләнә.

Г.Рәхим 1920 еллар ахыры - 1930 еллар башында башланган большевистик репрессияләр афәтенең беренче буын корбаннарының берсе. 1931 елның май аенда кулга алынып, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Намуслы хезмәте өчен срогыннан алда азат ителсә дә,1938 елда яңадан кулга алынып, 1940 елга кадәр гомерен төрмәдә үткәрә. Сөргендә алынган рухи һәм физик газаплар нәтиҗәсендә авырып, 1943 елның 3 мартында вафат була. 1958 елда реабилитацияләнә.


Гали Рахим (Мухаметгали Мухаметшакирович Габдрахимов) (04.11.1892-03.03.1943) - писатель, поэт, историк литературы и фольклорист.Г.Рахим родился 4 ноября 1892 года в Казани в семье купца. В медресе “Мухаммадия” получает мусульманское образование, такңе обучается по-русски. Окончил Казанское торговое училище (1913), Московский торговый институт (1917). Самостоятельно изучал арабский, персидский, турецкий языки. После 1917 года жил в Казани. Преподавал татарскую литературу на военно-политических курсах (1920-21), в Восточной академии (1921-22), в Восточном педагогическом институте (1922-30) – историю татарской литературы и фольклора. Он был членом общества истории, этнографии, археологии при Казанском университете, татарского научного общества, Научного центра при Наркомате образования ТАССР. С 1934 года занимает должность научного консультанта Отдела рукописей научной библиотеки Казанского университета. В 1936-1938 гг. служит в Казанском государственном банке.

В 1913-15 годах в журнале “Ак юл” стали издаваться образцы детской литературы, вошедшие позже в учебники начальных классов, многочисленные произведения для взрослых в журнале “Аң”. Г. Рахим – автор комедии “Дача кайгысы” (“Страдания по даче” (1914), драмы “Җанвар” (“Животное”) (1919), повести “Идель " (1923). Является переводчиком произведений классиков Востока и Запада.

В первой четверти ХХ века вносит большой вклад в становление науки истории татарской литературы и фольклористики. В 1913-14 гг. издаются аналитические статьи Г.Рахима, которые показали его как знатока теории европейско-русских научных школ (“Тукаев – народный поэт”, “Взгляд на народную литературу” и др.). После 1917 г. публикуются объемные статьи, рассматривающие творчество Г. Ибрагимова, Х.Такташа, Г.Губайдуллина, К. Насыри в контексте мирового литературоведения.

Основными направлениями деятельности Г. Рахима 1920-27 годы являются: методикой сбора и анализа произведений устного народного творчества; связи искусства, поэтики и устного народного творчества; концепции о происхождении искусства; теория и психология литературного творчества; история и этнография. Совместно с литературоведом и историком Г. Губайдуллиным он издает труды “Из опыта сбора материалов для истории татарской литературы: древняя эпоха. I галва” (1923) “История татарской литературы: эпоха феодализма” (1925), “История татарской литературы: древний период” (1927) и др. Этими учеными была разработана концепция собирания, выявления и исследования истории тюрко-татарских народов, фольклора и рукописных памятников.

Г. Рахим – одна из жертв первого поколения большевистских репрессий конца 1920-х-начала 1930-х годов. В мае 1931 года он был арестован и приговорен к пяти годам лишения свободы. Несмотря на досрочное освобождение за добросовестный труд, в 1938 году он вновь был арестован и провел в тюрьме до 1940 года. Он умер 3 марта 1943 года, от болезни в результате душевных и физических страданий, полученных в изгнании. Реабилитирован в 1958 году


Gali Rakhim  (Mukhametgali Mukhametshakirovich Gabdrahimov) (04.11.1892-03.03.1943) - a writer, poet, literary historian and folklorist. G. Rakhim was born on November 4, 1892, in Kazan into the family of a merchant. He got his Muslim education in the “Muhammadiya” madrassah, where he also learned the Russian language. He graduated from the Kazan Trade College (1913) and the Moscow Trade Institute (1917). He studied the Arabic, Persian, Turkish languages by himself. After 1917, he lived in Kazan. He taught Tatar literature at the military-political courses (1920-21), at the Eastern Academy (1921-22) and the history of Tatar literature and folklore at the Eastern Pedagogical Institute (1922-30). He was a member of the Society of History, Ethnography, Archeology at Kazan University, the Tatar Scientific Society and the Scientific Center at the People's Commissariat of Education of the TASSR. From 1934, he was a scientific consultant in the Department of Manus­cripts of the Scientific Library at Kazan University. In 1936-1938, he worked at the Kazan State Bank.

In 1913-1915, samples of children's literature were published in the magazine “Ak yul”, which were later included in primary school textbooks, and numerous works for adults in the magazine “An" (Аң). G. Rahim was the author of the comedy "Dacha kaigysy" ("Dacha Sufferings " (1914), the drama “Zhanvar” (“The Anima”l) (1919), the novel “Idel” (1923). He translated the works by classics of the East and West.

In the early twentieth century, he laid the foundations of the history of Tatar literature and folklore as a scientific area. In 1913-1914, G. Rahim published analytical papers, which showed him as an expert in the theory of European-Russian scientific schools (“Tukaev - a national poet”, “View on folk literature”, etc.). After 1917, his profound articles examined the works of G. Ibragimov, H. Taktash, G. Gubaidullin, and K. Nasyri in the context of world literary studies.

The main trends of G. Rakhim's scientific activities are:

Together with the literary critic and historian G. Gubaydullin he published such works as “From the experience of collecting materials for the history of Tatar literature: The ancient era. The first chapter” (1923) “History of Tatar literature: The era of feudalism” (1925),

“History of Tatar literature: The Ancient period” (1927), etc. These scientists developed the conception of collecting, identifying and researching the history of the Turkic-Tatar peoples, their folklore and manus­cript monuments.

G.Rakhim was one of the victims of the first wave of Bolshevik repressions in 1920-1930s. In May 1931, he was arrested and sentenced to five years in prison. Despite his early release for diligent work, in 1938, he was arrested again and held in prison until 1940. He died of an illness resulting from mental and physical sufferings during the years of exile on March 3, 1943. G.Rakhim  was rehabilitated in 1958.