Ханги́лдин Вәли́ Нигъмәтулла́ улы (1891-1971) В.Н. Хангилдин 1891 елның 4 июнендә элеккеге Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Иске Санлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне 13 яшькә кадәр әтисеннән ала, шуннан соң ике ел авыл мәдрәсәсендә укый, 1906 елдан Стәрлетамак өязенең Бозавьяз авылы мәдрәсәсендә укый. 1910 елда мәдрәсәдән чыгып, Троицк шәһәренең пекарнясына эшкә керә, кыш көне казах балаларын грамотага өйрәтә. 1911 елның көзендә «Галия» югары мәктәбенә укырга керә. 1915-1916 елларда Пермь, Акмулла, Уфа һәм Екатеринбург мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1917 нче елдан 1918 нче елның уртасына кадәр Акмулла шәһәрендә казах теле укытучыларын әзерләү курсларында эшли, 1918-1920 нче елларда рус-башкорт приютының башлангыч классларында укытучыларны әзерләү курсларында укыта, Свердловск педагогика техникумында укытучы булып эшли. 1923 елда аны өлкә башкорт педагогия техникумына уку бүлеге мөдире һәм укытучы итеп билгелиләр. 1931-1934 елларда Казан ДПИ каршында аспирантурада укый. Хангилдин журналларда һәм фәнни җыентыкларда фәнни мәкаләләр белән чыгыш ясый. Автордашлыкта «Молодое поколение» дәреслеге язылган һәм нәшер ителгән. Башлангыч сыйныфлар өчен тотрыклы дәреслекләр булдыра, тел белгече Г.Алпаров белән берлектә татар теле буенча дәреслек һәм программа бастыра. 1954 елда - «Татар теле грамматикасы» монографик тикшеренү, 1959 елда - «Татар теле грамматикасы» дип аталган капиталь хезмәт чыгара. Бу тикшеренүдә галим татар теленең грамматик корылышын өйрәнү тарихына туктала. 60 нчы елларда В.Н. Хангилдин югары уку йортлары өчен «Заманча татар әдәби теле» дәреслеген төзү җитәкчесе була, анда морфология бүлеген яза, терминологик сүзлекләр төзүдә катнаша, автордашлыкта «Педагогика һәм психология буенча терминнар сүзлеге» төзи (1950).  Хангилдин югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен күп көч куя.

   Татар теле фәнен үстерүгә багышланган күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1961 елда галимгә «ТАССРның атказанган фән эшлеклесе»дигән мактаулы исем бирелә.

В.Н. Хангилдин 1971 елның 2 июнендә вафат була.


Ханги́льдин Вали́ Нигмату́ллович (1891-1971) В.Н. Хангильдин родился 4 июня 1891 года в селе Старые Санлы Белебеевского уезда бывшей Уфимской губернии в крестьянской семье. Начальную грамоту до 13 лет получил от отца, после этого два года обучается в сельском медресе, с 1906 года учится в медресе села Бозавьяз Стерлитамакского уезда. В 1910 году уходит из медресе и поступает на работу в пекарню города Троицка, зимой обучает казахских детей грамоте. Осенью 1911 года поступает в высшую школу «Галия». В 1915-1916 годах работает учителем в школах Перми, Акмуллы, Уфы и Екатеринбурга. С 1917 до середины 1918 работает на курсах подготовки учителей казахского языка в г.Акмулла, в 1918-1920 годах учительствует в начальных классах русско-башкирского приюта,преподает на курсах подготовки учителей, работает преподавателем в Свердловском педагогическом техникуме. В 1923 году его назначают заведующим учебной частью и преподавателем в Областной башкирский педагогический техникум. В 1931-1934 годах учится в аспирантуре при Казанском ГПИ.

Хангильдин выступает с научными статьями в журналах и научных сборниках. В соавторстве написан и издан учебник «Молодое поколение». Создал стабильные учебники для начальных классов, совместно с языковедом Г. Алпаровым издал учебник по грамматике и программу татарского языка. В 1954 году издает монографическое исследование «Грамматика татарского языка», в 1959 году -капитальный труд «Грамматика татарского языка». В этом исследовании ученый останавливается на истории изучения грамматического строя татарского языка. В 60-е годы В. Н. Хангильдин был руководителем составления учебника для вузов «Современный татарский литературный язык», где написал раздел морфологии, участвовал в составлении терминологичеких словарей, в соавторстве был составлен «Словарь терминов по педагогике и психологии» (1950).  Хангильдин отдал много сил и энергии для подготовки специалистов высокой квалификации.

  За долголетний и плодотворный труд, посвященный развитию науки о татарском языке, ученому в 1961 году было присвоено почетное звание «Заслуженный деятель науки ТАССР».


V. Hangildin was born into a family of farmers in Staryye Sanny (the Belebeyevsky district, the Ufa province) on June 4, 1891. His father had taught him some basic notions before he turned 13. After that he went to the village madrasah for two years. From 1906, he studied in the village madrasah in Bozavyaz, the Sterlitamak district, for two more years. He left the madrasah in 1910 and went to work at the Troitsk bakery. That winter he educated Kazakh children. In the autumn of 1911, he was enrolled in the "Galia" high school. In 1915-1916, Hangildin worked as a teacher in Perm, Akmulla, Ufa and Yekaterinburg. From 1917 till the middle of 1918, he was a primary schoolteacher at the Russian-Bashkir orphanage, conducted training courses for teachers, worked as a lecturer in the Sverdlovsk Teacher Training College. In 1923, Vasikh Hangildin was appointed head teacher and taught students at the Bashkir Oblast` Teacher Training College. In 1931-34, he did a post-graduate course at the Kazan State Pedagogical Institute.

V. Hangildin contributed scientific articles to journals and collections of research works.  He was a co-author of the textbook “Young Generation” and created good elementary school textbooks. Together with linguist G. Alparov he published a textbook on grammar and a Tatar language program. In 1954, his monographic study “Grammar of the Tatar Language” was released and, in 1959, his major work “Grammar of the Tatar Language” was published. In this study the scholar presents the history of studies in the field of Tatar grammatical structures. In the 1960s, V. Khangildin headed a team, compiling a university textbook “Modern Tatar Literary Language”, in which he was responsible for the section of morphology. He participated in the compilation of terminological dictionaries and was a co-author of the “Dictionary of Terms in Pedagogy and Psychology”(1950). V. Hangildin made great contributions to the preparation of highly qualified professionals.

 For his long and productive work, devoted to the development of Tatar linguistics, V.Hangildin was awarded the title "Honored Worker of Science of the TASSR" in 1961.