Галимҗа́н Шәрәфетди́нович Шәрә́ф (Галимҗа́н Шәрә́ф) 1896 нчы елның 29 нче декабрендә Тәтеш өязе Аксу авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы) туа. Башлангыч белемне гаиләдә алгач, ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Анда аның абыйлары да укып чыга. Галимҗан мәдрәсәдә иске усман, фарсы, гарәп, татар телләрен өйрәнә. Икенче баскычка туры килгән белемне алып, ул Казанданы II реаль училищега керә һәм 1915 нче елда тәмамлап чыга. Аннары Галимҗан берьюлы Петербург юл инженерлары институтына һәм Петербург университетының тарих-филология бүлегенә  укырга керә.

Г.Шәрәфнең фәнни эшчәнлеккә омтылуы Щерба, Платонов, Жуковский, Самойлович, Крачковский кебек академик һәм профессорларның хезмәтләре ярдәмендә формалаша.

1917 нче елда Г.Шәрәф Казан университетына күчә. Анда ул Н.И.Ашмарин, В.А. Богородицкий, Н.Ф. Катанов җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнә башлый. 1918 нче елда “Шагыйрь Тукай афоризмнары” исемле җыентык төзеп бастыра.

Университетта укыганда ук ул Казандагы Үзәк мөселман фәнни коллегиясе эшчәнлегендә актив катнаша: татар теленең орфографиясен үзгәртү һәм фәнни терминологиясен эшкәртү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1918 нче елдан башлап профессор В.А. Богородицкий җитәкчелегендә татар теленең фонетикасы өстендә эшли башлый.1921 нче елдан башлап, төрле югары уку йортларында, башлыча педагогика институтында татар теле укыта, 1928 елдан шундагы татар теле кафедрасы доценты булып эшли. 1926 нчы елда Бөтенсоюз крайны өйрәнү бюросына член-корреспондент, 1929 нчы елда Халыкара эксперименталь фонетика ассоциациясе члены итеп сайлана.

1937 нче елның 30 нчы мартында “Идел-Урал” мөстәкыйль төрки-татар дәүләтен төзергә маташуда гаепләнеп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә. Төньяк Печора лагерьларында срогын тутыргач, иреккә чыга, тик сәламәтлеге бик нык какшап, гарипләнеп кайта. Әмма аңа КАзанда гаиләсе белән яшәргә рөхсәт ителми. Шунлыктан Апаста татар теле һәм әдәбияты укытырга алына.

Г. Шәрәф 1950 нче елда вафат була һәм Татар зиратына  җирләнә. 1958 нче елның 2 нче февралендә Татарстанның Югары Советы Президиумы карары нигезендә ул тулысынча аклана, аның эшчәнлегендә бернинди дә гаеп булмавы ачыклана.

Галимнең беренче мәкаләсе «Палятограммы звуков татарского языка сравнительно с русскими» дип атала. Автор анда татар авазларының үзенчәлекләрен, палятограммаларга нигезләнеп, барлык тартык авазларны һәм дүрт сузык авазны тикшерә.

Казан педагогика институтының гыйльми советына язган хатында А.Н. Самойлович “совет тел галимнәре Г. Шәрәфнең хезмәтләренә югары бәя бирергә тиеш. Ул – татар тел белеме өлкәсендә зур белгеч” дип яза. Г. Шәрәфнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген өйрәнгән һәркем аның фән докторы, профессор дәрәҗәсенә лаек булуын таный.

Төп хезмәтләре:

1. Тел вә язу турысында // Йолдыз. – 1906. – 21 гыйнв.

2. Латин хәрефләрен алыргамы? Татар хәрефләрен ислах итәргәме? (Фикер алышу нигезендә басыла) // Мәгариф. – 1923. – № 2. – 4 – 19 б; – № 3-4. – 44-47 б.

3. Беренче адым. Керәшеннәргә татар язуын өйрәтә торган китап / соавт. Алексеев И. – Казан, 1923. – 104 б.

4. В.А. Богородицкий  (1857 – 1927 ) // Мәгариф. – 1927. – № 4. – 101 – 103 б.

5. Төрек телләренең олуг галиме В. Радлов // Кояш. – 1917. – 5, 10 гыйнвар.

Аның турында:

1. Юсупов Ф. Күренекле тел галиме [ Тел галиме Г. Шәрәфнең тууына 90 ел ] // Совет мәктәбе. – 1986. – № 12. – 55 б.

2. Литвин А.Л. Смерть ученого // Запрет на жизнь. – Казань, 1993. – С. 164-17.


Галимзя́н Шарафутди́нович Шара́ф (Галимзя́н Шара́ф) родился 29 декабря 1896 года в деревне Аксу Тетюшского уезда (ныне Буинский район Республики Татарстан). Начальное образование он получил в семье, после поступил в медресе «Мухаммадия», где обучались его братья. Здесь он изучил староосманский, персидский, арабский, татарский языки. Окончив вторую ступень образования в медресе, поступил во Второе Казанское реальное училище, которое завершил в 1915 году. Затем поступил в Петербургский институт инженеров путей сообщения и одновременно на историко-филологическое отделение Петербургского университета.

Интерес Г. Шарафа к научной деятельности сформировался под влиянием трудов таких академиков и профессоров, как Щерба, Платонов, Жуковский, Самойлович, Крачковский.  

В 1917 году Г. Шараф переводится в Казанский университет, где занимается под руководством Н. И. Ашмарина, В. А. Богородицкого, Н. Ф. Катанова. В 1918 году издает сборник «Афоризмы поэта Тукая».

Учебу в Казанском университете он совмещает с работой в Центральной мусульманской научной коллегии в Казани, где работает над вопросами реформы орфографии и научной терминологии татарского языка. С 1918 года Г. Шараф занимается фонетикой татарского языка под руководством В. А. Богородицкого. С 1921 года преподает татарский язык в различных вузах Казани, в основном в пединституте. С 1928 года он доцент кафедры татарского языка этого института. В 1926 году избирается членом-корреспондентом Всесоюзного бюро краеведения, с 1929 года – член международной ассоциации экспериментальной фонетики.

Г. Шараф 30 марта 1937 года по обвинению в попытке создания самостоятельного тюрко-татарского государства «Идель-Урал» был приговорен  к восьми годам лишения свободы. После восьми лет заключения в северо-печорских лагерях он был освобожден и приехал оттуда инвалидом. Ему не давали права жить с семьей в Казани. Он стал преподавать татарский язык и литературу в Апастово.

 Г. Шараф умер в 1950 году и был похоронен на Татарском кладбище в Казани. 2 февраля 1958 года постановлением Президиума Верховного суда Татарстана был полностью реабилитирован, в его действиях не было найдено ни малейших следов совершения преступления.

Первая статья Г. Шарафа «Палятограммы звуков татарского языка сравнительно с русскими» посвящена изучению особенностей артикуляции звуков. Автор на основе палятограмм подробно анализирует все согласные и четыре гласных татарского языка.

А.Н. Самойлович в письме ученому совету Казанского педагогического института отмечает, что «работы Г. Шарафа должны быть высоко оценены советскими лингвистами. Он – большой специалист в области татарского языкознания». Все, кто оценил научно-исследовательскую работу Г. Шарафа, признали его достойным присуждения научной степени доктора наук, профессора.

Основные труды:

1. Тел вә язу турысында // Йолдыз. – 1906. – 21 гыйнв.

2. Латин хәрефләрен алыргамы? Татар хәрефләрен ислах итәргәме? (Фикер алышу нигезендә басыла) // Мәгариф. – 1923. – № 2. – 4 – 19 б; – № 3-4. – 44-47 б.

3. Беренче адым. Керәшеннәргә татар язуын өйрәтә торган китап / соавт. Алексеев И. – Казан, 1923. – 104 б.

4. В.А. Богородицкий  ( 1857 – 1927 ) // Мәгариф. – 1927. – № 4. – 101 – 103 б.

5. Төрек телләренең олуг галиме В. Радлов // Кояш. – 1917. – 5, 10 гыйнвар.

6. Палятограммы звуков татарского языка сравнительно с русским // Вестник научного общества татароведения. – 1927. – № 7. – С. 65-103.

7. К вопросу о принятии для татарских народов латинского шрифта // Вестник НОТ. – 1926. – № 5. – С. 15-80.

8. Татарча фәнни истыйляхлар // Мәгариф. – 1926. – № 9. – 93-96 б.

О нем:

1. Юсупов Ф. Күренекле тел галиме [ Тел галиме Г. Шәрәфнең тууына 90 ел ] // Совет мәктәбе. – 1986. – № 12. – 55 б.

2. Литвин А.Л. Смерть ученого // Запрет на жизнь. – Казань, 1993. – С. 164-17.


Galimzyan Sharafutdinovich Sharaf (Galimzyan Sharaf) (1896-1950) Galimzyan Sharafutdinovich Sharaf (Galimzyan Sharaf) was born on December 29, 1896, in the village of Aksu in Tetyushsky district (now Buinsky district of the Republic of Tatarstan). He received primary education in his family, then entered the madrasa "Muhammadiya", where his brothers studied. Here he studied old the Ottoman, Persian, Arabic, and Tatar languages. After completing the second stage of education in the madrasa, he entered the Second Kazan Real School, which he left in 1915. Then he entered the St. Petersburg Institute of Railway Engineers and simultaneously did a course at the Historical and Philological Department of St. Petersburg University.

Such prominent scholars as Shcherba, Platonov, Zhukovsky, Samoilovich, and Krachkovsky influenced G. Sharaf's interest in scientific research.

In 1917, Mr. Sharaf was transferred to Kazan University, where he studied under the guidance of N.I. Ashmarin, V.A. Bogoroditsky, and N.F. Katanov. In 1918, he published the collection " Poet Tukai's Aphorisms ".

He combined his studies at Kazan University with his work on the issues of the spelling and scientific terminology reform of the Tatar language at the Central Muslim Scientific Board in Kazan. From 1918, Sharaf studied Tatar phonetics under the guidance of V.A. Bogoroditsky. From 1921, he taught Tatar at various universities in Kazan, mainly at the Pedagogical Institute. From 1928, he was an associate professor in the Tatar Language Department of this Institute. In 1926, he was elected corresponding member of the All-Union Bureau of Local History. From 1929, he was a member of the International Association of Experimental Phonetics.

On March 30, 1937, Sharaf was sentenced to eight years in prison on a charge of an attempt to create an independent Turkic-Tatar state, Idel-Ural. After eight years of imprisonment in the North-Pechora camps, he was released but he came back in poor health. He was not allowed to live with his family in Kazan and began teaching the Tatar language and literature in Apastovo.

 G. Sharaf died in 1950 and was buried in the Tatar cemetery in Kazan. On February 2, 1958, by a decree of the Presidium of the Supreme Court of Tatarstan, he was completely rehabilitated, and no trace of  crime was found in his activities.

The first article of G. Sharaf  "Palatograms of Tatar Sounds in Comparison with Russian" studies the features of articulation. The author analyzes in detail all consonants and four vowels of the Tatar language on the basis of palatograms.

In his letter to the Academic Council of the Kazan Pedagogical Institute, A.N. Samoilovich noted that "G.Sharaf's works should be highly appreciated by the Soviet linguists. He was a real expert in the field of Tatar linguistics." All those who got acquainted with the research work of G. Sharaf recognized him to be worthy of the scientific degree of doctor of science and professor.