Габдрахман Гайнан улы Сәгъдиев (Габдрахман Сәгъди) (27(14).03.1889-06.11.1956) Уфа губернасы Златоуст өязе Морзалар волосте (хәзерге Башкортстан Республикасы Салават районы) Таймый (Таими) авылында рухани гаиләсендә туа. Күренекле әдәбият галиме, лингвист, методист.

1902-1905 елларда Троицки шәһәрендәге “Рәсүлия” мәдрәсәсендә укый. 1908-1911 елларда Истанбулдагы Төркия дәүләт университетында белем ала. Россиянең төрле төбәкләрендә татар мәдрәсәләрендә (1911-1917), 1917-21дә Бөгелмә шәһәрендә, 1921-25тә Урта Азиядә укыта. 1926 елда Казан Көнчыгыш педагогия институты доценты, анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасын оештыручыларның берсе, әдәбият методикасы профессоры (1929); Гыйльми Үзәк каршындагы “Татар җәмгыяте тарихы”, “Татарларны өйрәнү” җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итә; Татар Коммунистлар университетында, педагогия техникумында татар әдәбияты укытучысы (1925-1930).

1930да Сәмәрканд Педагогия академиясенең үзбәк әдәбияты кафедрасында укытучы, 1932 елдан Ташкент югары уку йортларында профессор, 1933тән Фирганә дәүләт педагогия институтының үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе һәм үзбәк әдәбияты профессоры. Сәмәркандтагы Үзбәкстан дәүләт университетының үзбәк әдәбияты кафедрасы мөдире (1937-1941), 1940тан үзбәк әдәбияты кафедрасы профессоры, Ташкенттагы Урта Азия дәүләт университетының үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе (1942дән), 1939-1944 елларда СССР ФАсенең Үзбәкстан филиалында, 1944-1949 елларда ҮзССР ФАсенең Тел-әдәбият институтында хезмәттәшлек итә. Филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва иткән “Үзбәк классик әдәбияты үсешендә югары этап буларак Нәвои иҗаты” дигән темага диссертация яклый (1949 елның 6 октябре). Г.Сәгъди 1950дә филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан бирелгән “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены (1946), Үзбәкстан ССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары иясе.

Г.Сәгъди күпкырлы гыйльми эшчәнлегенең тармаклары: татар әдәбияты тарихы һәм теориясе (“Әдәбият ысуллары” (1912), “Татар әдәбияты тарихы” (1926), “Символизм турында” (1932) һ.б.лар), дидактика һәм педагогика (“Әдәбият мөгаллиме” (1913), “Тел вә әдәбият укыту ысуллары (1914, мәкаләләр циклы), “Фәне тәрбия дәресләре” (1918), “Фәне тәрбия  вә тәгълим” (1918), “Октябрьдән элек һәм соң татар мәктәпләрендә әдәбият (1927) һ.б.лар), иҗтимагый фикер һәм мәдәният тарихы (“Кешелек дөньясында тел, әдәбият язу һәм аларның тарихи үсүләре” (1926) һ.б.лар), төрки халыклар әдәбияты һәм теле “Әдәбият мәсьәләләре һәм Октябрьдән соң үзбәк әдәбияты” (1931), “Үзбәк классик әдәбияты үсешенең югары этабы буларак Нәвои иҗаты” (1949, докторлык диссертациясе) һ.б.лар.


Габдрахман Сагди (27(14).03.1889-06.11.1956) – известный литературовед, лингвист, методист, родился в Родилась в деревне Тайми (таими) Златоустовского уезда Уфимской губернии (ныне Салаватский района Республики Башкортостан) в семье священнослужителя.

В 1902-1905 гг. учился в медресе “Расулия” города Троицк. В 1908-1911 годах учился в Турецком государственном университете в Стамбуле. Преподавал в татарских медресе в различных регионах России (1911-1917), 1917-21 в г. Бугульме, 1921-25 в Средней Азии. В 1926 году – доцент Казанского Восточного педагогического института, один из учредителей кафедры татарского языка и литературы, профессор методики литературы (1929); сотрудничает с обществами “История татарского общества”, “Изучение татар” при Научном центре; преподаватель татарской литературы в Татарском Коммунистическом университете, педагогическом техникуме (1925-1930).

В 1930 году – преподаватель кафедры узбекской литературы Самаркандской педагогической академии, с 1932 года – профессор высших учебных заведений г. Ташкент, с 1933 года – заведующий кафедрой узбекского языка и литературы Ферганского государственного педагогического института, профессор узбекской литературы. Заведующий кафедрой узбекской литературы Самаркандского государственного университета (1937-1941 ), с 1940 года – профессор кафедры узбекской литературы, с 1942 года – заведующий кафедрой узбекского языка и литературы Среднеазиатского государственного университета в Ташкенте, с 1939 – по 1944 годы сотрудник в узбекском филиале АН УзССР, с 1944 – по 1949 годы-в Институте языка и литературы АН Узбекской ССР.

Защитил диссертацию на соискание ученой степени доктора филологических наук на тему “Навои творчество как наивысший этап в развитии узбекской классической литературы” (6 октября 1949 года). В 1950 году Г. Сагди получил ученую степень доктора филологических наук. Награжден орденом “Трудового Красного Знамени” Президиума Верховного Совета СССР (1946), почетными грамотами Президиума Верховного Совета Узбекской ССР.

Области многогранной научной деятельности Г. Сагди: история и теория татарской литературы (“Методы литературы” (1912), “История татарской литературы” (1926), “О символизме” (1932) и др.), дидактика и педагогика (“Учитель литературы” (1913)), методы преподавания языка и литературы и др.


Sagdiyev Gabdrakhman Gainanovich (Gabdrakhman Sagdi) (27(14).03.1889-06.11.1956) was born into a religious family in the village of Taymi (Taimi), the Zlatoust county of the Ufa province (currently the Salavat district in the Republic of Bashkortostan). He became a famous literary critic, linguist, and methodologist.

In 1902-1905, he was a student of the madrasah “Rasuliya” in Troitskiy. In 1908-1911, he studied at Turkish State University in Istanbul. He worked as a teacher in Tatar madrasahs (1911-1917) in different parts of Russia: in Bugulma in 1917-1921, in Central Asia in 1921-25. In 1926, he was an associate professor of the Kazan Eastern Pedagogical Institute. He was one of the founders of the Tatar Language and Literature Department, Professor of Literature Instruction (1929). In the Educational Center he worked in cooperation with such societies as “The History of the Tatar people” and “Tatar Studies”, based in the Academic Center. He was a teacher of Tatar literature at Tatar Communist University and in the Pedagogical College (1925-1930).

In 1930, he was a teacher in the Department of Uzbek Literature at the Samarkand Pedagogical Academy. From 1930, he worked as a professor in the Higher Educational Institutions of Tashkent, later, in 1933, he became head of the Department of the Uzbek Language and Literature and professor of Uzbek literature at the Pedagogical State Institute of Fergana. In 1937-1941, he was head of the Department of Uzbek Literature at Uzbek State University in Samarkand. From 1940, he worked as a professor in the Department of Uzbek Literature and in 1942, he became head of the Department of the Uzbek Language and Literature at Central Asian State University in Tashkent. In 1939-1944, he worked in the Uzbek branch of the USSR Academy of Sciences and in the Academy of Sciences of the UzSSR at the Institute of Language and Literature in 1944-1949. On October 6, 1949, he presented his doctoral thesis on “The works of Navoi as the highest stage in the development of classical Uzbek literature”. In 1950, Sagdi received the degree of Doctor of Philology. He was the holder of the Order of the Red Banner of Labor (1946), awarded by the Presidium of the Supreme Soviet of the USSR, and an honorary diploma of the Presidium of the Supreme Soviet of the UzSSR.

He presented  his doctoral dissertation entitled "Navoi's Works as the Highest Stage in the Development of Uzbek Classical Literature" (6 October, 1949). In 1950, G. Sagdi received a Ph.D. in Philology. He was awarded the Order of the Red Banner of Labor of the Presidium of the Supreme Soviet of the USSR (1946) and honorary certificates of the Presidium of the Supreme Soviet of the Uzbek SSR.

The areas of G. Sagdi's multifaceted scientific activity are: history and theory of Tatar literature ("Methods of Literature" (1912), "History of Tatar Literature" (1926), "On Symbolism" (1932), etc.), didactics and pedagogy ("Teacher of Literature" (1913)), methods of teaching language and literature, etc.