Вәли́дов Җамалетди́н Җәләлетди́н улы (1887-1932) 1887 елның 12 октябрендә Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Җамалга бер яшь тулгач, әтисе үлеп китә, аны әнисе тәрбияли. 10 яшькә кадәр Җамал үз авылында, аннары танылган Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәне тәмамлагач, аны шунда ук татар теле укытучысы итеп калдыралар. 1911 елда Вәлиди Оренбургка килә һәм шунда Хөсәения мәдрәсәсендә укыта башлый. 1918-1921 елларда Казан, Тәтеш һәм Арча мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1922-1923 елларда ул Казан университетының рабфак факультетында укыта.

 1923 елда Казан Көнчыгыш педагогика институтында укыта башлый. КГБ хезмәткәрләре арестына кадәр монда ул интенсив фәнни эш алып бара, 1931 елның маена кадәр доцент була.. Озак һәм каты мәсхәрәләүләр нәтиҗәсендә авырып, Җамал Вәлиди 1932 елның ноябрендә үлә.

Җамал Вәлидинең иҗади тормышы бик үзенчәлекле. Ул татар теле курсын системалаштыру буенча фәнни тикшеренүләрне башлый. Моның өчен ул лингвист, әдәбият белгече була, тарихи, дини, педагогик тикшеренүләр алып бара. 1910 елдан филология белән шөгыльләнә башлый, аны гарәп графикасы кызыксындыра. Татар әдәби телен формалаштыру мәсьәләләре турында мәкаләләр яза, хәзерге галимнәр әлеге теманы әле дә өйрәнүләрен дәвам итәләр. ("Тел һәм дөрес язу»).

   1923 елда «Татарская литература в переводах на русский язык,» грифы астында Мәскәүдә «Очерк истории образованности и литературы татар» дип аталган китап бастырыла. Бу китапны 1986 елда Бөекбританиядә Оксфорд университетында бастыралар. Вәлидинең «төрки һәм татарлар» эшендә төрки телләрнең классификациясен бирә. Вәлидинең фәнни эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - татар теленең грамматикасы һәм фонетикасы буенча дәреслекләр төзү. 1915 елда "Татар теле татарча сарыф нәхү кагыйдәләре" китабын нәшер итә, 1919 елда татар теле грамматикасын чыгара, ә 1920 елда бу китапның икенче басмасы бастырыла. Җ. Вәлиди татар теле диалектларын өйрәнүгә дә игътибар итә. Аның ныклап төзелгән хезмәте – «Татар теленең сүзлеге".

Шулай итеп, ул күп яклы галим була, кыска иҗат юлында татар филологиясе һәм әдәбиятының күп кенә мәсьәләләре буенча тикшеренүләр үткәрә.

Вали́дов Джамалетди́н Джалялетди́нович (1887-1932) Родился 12 октября 1887 г. в деревне Апас в семье сельского муллы. Когда Джамалу исполнился год, умер отец, его воспитала мать. До 10 лет Джамал учился в своей деревне, затем он становится учеником знаменитого медресе Иж- Бубый. По окончании медресе его там же оставляют учителем татарского языка. В 1911 году Дж. Валиди приезжает в Оренбург и там начинает преподавать в медресе Хусаиния. В 1918-1921 годах работает преподавателем в казанской, тетюшской и арской школах. В 1922-1923 годах он учительсвует на рабфаке Казанского университета.

 В 1923 году начинает преподавать в Казанском Восточном педагогическом институте. Здесь он ведет интенсивную научную работу, является доцентом до мая 1931 года, до ареста сотрудниками КГБ. В результате долгих и жестоких издевательств Джамал Валиди заболевает и в ноябре 1932 года умирает.

Творческая жизнь Джамала Валиди очень разнообразная. Он начинает научные исследования систематизации курса татарского языка. Для этого он становится лингвистом, литературоведом, ведет исторические, религиозные, педагогические исследования. С 1910 года начинает заниматься филологией, его интересовали вопросы татарского письма на основе арабской графики, а также правописания. Писал статьи о проблемах формирования татарского литературного языка, современные ученые до сих пор продолжают изучать эту тему. («Язык и правописание»).

Знаменитая книга «Очерк истории образованности и литературы татар» издан в Москве в 1923 году под грифом «Татарская литература в переводах на русский язык,» под ред. П. Радимова и Галимджана Шарафа приносит автору мировую известность. Эту книгу переиздают в 1986 году в Великобритании в Оксфордском университете. В работе «Тюрки и татары» Валиди дает классификацию тюркских языков. Следующим направлением научной деятельности Дж. Валиди является составление учебников по грамматике и фонетике татарского языка. В 1915 году издает книгу «Татар теле имла сарыф вә нәхү кагыйдәләре”, в 1919 году выпускает грамматику татарского языка, а в 1920 году издает второе издание этой книги. Дж. Валиди обращал внимание и на изучение диалектов татарского языка. Его основательно составленный труд­ – «Татар теленең сүзлеге».

Таким образом, он был разносторонним ученым, за короткую творческую жизнь сумел провести исследования по многим вопросам татарской филологии и литературы.


Validov Jamaleddin Zalaletdinovich  (1887-1932)  He was born into the family of a rural mullah in the village of Apas on October 12, 1887. When Jamal was just a year old his father died and it was his mother who raised him. Until the age of 10, Jamal studied in his village. Then, he became a student of the famous Izh-Bobya Madrasah. After graduating from the madrasa he remained there as a teacher of the Tatar language. In 1911, J. Validi came to Orenburg where he began to teach in the madrasah "Husainiya". In 1918-1921, he worked as a teacher in Kazan, Tetyushy and Arsk schools. In 1922-1923, he taught at the faculty for workers at Kazan University.

In 1923, he started teaching at the Kazan Eastern Pedagogical Institute. He conducted intensive research working as an associate professor until May 1931 when he was arrested by the KGB. As a result of long and cruel abuse, Jamal Validi fell ill and died in November 1932.

Jamal Validi's creative life was very diverse. He initiated research on the systematization of the Tatar language course. To do this, he became a linguist and literary critic. He conducted historical, religious and pedagogical research. From 1910, he began studying Philology. He was interested in Tatar writing based on Arabic s­cript as well as spelling. He wrote articles on the issues of the formation of the Tatar literary language. Modern scientists still continue studying this topic. ("Language and Spelling").

His famous book "An Essay on the History of Education and Literature of the Tatars", edited by P. Radimov and Galimzyan Sharaf,  was published in Moscow in 1923 in the series "Tatar Literature in Russian Translations". This book brought the author worldwide fame. The book was reprinted in the UK at the University of Oxford in 1986. Validi's work "Turks and Tatars" provides a classification of Turkic languages. The next direction of J. Validi's scientific activity was compilation of textbooks on grammar and phonetics of the Tatar language. In 1915, he published the book "Rules for Spelling in the Tatar Language", in 1919 - the grammar of the Tatar language, and in 1920, the second edition of this book was published. In addition, J. Validi studied the dialects of the Tatar language. The dictionary of the Tatar language was one of his fundamental works.

Thus, Jamal Validi was a versatile scholar and during his short creative life he was able to conduct research on many issues of Tatar Philology and literature.