Нигъмәти Галимҗан (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәти) [14(26).07.1897-04.11.1941] – күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог. Хәзерге Башкортстан республикасының Чишмә районы Үдрәкбаш (Өйдерәкбаш) авылында крестьян Әмирҗан агай гаиләсендә туа. 1921-1922 елларда Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университетында, 1923тә Мәскәү журналистика институтында укый. 1926 елга кадәр ВКП (б) ҮК матбугат бүлегендә инструктор була.

«Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының баш мөхәррире (1926-1929). 1928 елдан Казан дәүләт педагогия институтында педагогик эшчәнлектә. 1933 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934 елдан кафедра мөдире, профессор (1935 елдан) вазифаларын башкара. 1930 - 1932 елларда «Яңалиф» журналының мөхәррире. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934). 1920 -1930 елларның беренче яртысында татар әдәбият белемендә формалашкан культура-тарих мәктәбенә нигез салучы. Татар әдәбияты теориясе һәм тарихы, татар әдәбият белеме методологиясе, әдәби тәнкыйте тармакларыннан монографик хезмәтләр, күпсанлы мәкаләләр авторы. Әдәбият, аның асылы һәм барлыкка килү тамырлары, башка сәнгать төрләреннән аермасы һәм үсеш-үзгәреш тенденцияләре, яңа социокультурологик шартларда сүз сәнгатенең үсеш кыйбласын билгеләгән әдәби юнәлешләр һәм методлар, аларның милли әдәбият кысаларында үстерелеше һәм хосусиятләре кебек катлаулы мәсьәләләрне яктырткан “Әдәбият мәйданында” (1925), “Революция елларында әдәбиятыбыз” (1929), төрле гыйльми мәктәпләрнең характеристикасы (социологик, психологик һ.б.); яңа яшь буын әдипләр (иң беренче чиратта, татар язучылары) формалашуда аларның әһәмиятен ачыклау; илнең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышының ихтыяҗларына җавап биргән гыйльми мәктәпләрнең иҗади потенциалын тикшерү кебек проблемалар куелган “Әдәбият һәм тормыш: Әдәбият фәне мәсьәләләре, тәнкыйть” (1931) һ.б. лар.

Г.Нигъмәти - белем бирүнең төрле баскычлары өчен татар әдәбиятыннан, тарихтан һәм җәмгыять белеменнән төзелгән дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары авторы. (“Азат мәктәп” (1925), “Эш һәм белем” (1925),“Ташкын” (1928), “Җәмгыятьне өйрәнү” (1928), “Әдәбият (5 сыйныф өчен)” (1934), “Әдәбияттан хрестоматия (6 сыйныф өчен)” (1935) һ.б. лар). 1920-1930 елларда аның мөхәррирлегендә яисә кереш сүзе белән татар классикларының (Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Дәрдемәнд, Г.Камал, Г.Коләхмәтов һ.б.), яшь, башлап язучыларның (Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Толымбайский, М.Гали һ.б.) дистәләгән сайланма әсәрләре, җыентыклары дөнья күрә. Шулай ук Г.Нигъмәти иҗтимагый-сәяси характердагы хезмәтләрне тәрҗемә итә (Каутский К. “Карл Марксның сәяси икътисад белеме”, Лебединский Ю. “Атна” һ.б.)

Шәхес культы корбаны, реабилитацияләнгән.


Нигмати Галимзян (Галимзян Амирзянович Нигмати) [14(26)].07.1897-04.11.1941] - выдающийся литературовед, критик, педагог. Родился в деревне Удракбаш (Уйдеракбаш) Чишминского района Республики Башкортостан в крестьянской семье. В 1921-1922 гг. учился в Коммунистическом университете трудящихся Востока, в 1923-м – в Московском институте журналистики. До 1926 года был инструктором в отделе печати ЦК ВКП(б).

Г. Нигмати – главный редактор газеты “Красный Татарстан” (ныне “Ватаным Татарстан”) (1926-1929). С 1928 года ведет педагогическую деятельность в Казанском государственном педагогическом институте. В 1933 году он исполнял обязанности доцента кафедры татарского языка и литературы, а с 1934 года – заведующего кафедрой, профессора (с 1935 года). В 1930-1932 гг. – редактор журнала “Яналиф”, член Союза писателей СССР (1934). Основоположник культурно-исторической школы, сформировавшейся в татарской литературе в 1920-х – первой половине 1930-х годов. Основатель теории и истории татарской литературы, методологии татарского литературоведения, монографических трудов по литературной критике, многочисленных статей.

Автор трудов “На арене литературы” (1925), “Литература в годы революции” (1929), в которых освещаются такие сложные вопросы, как сущность и история литературы, ее отличие от других видов искусства, тенденции развития и изменения литературы, литературные направления и методы, определяющие направление развития словесного искусства в новых социокультурных условиях.

Г. Нигмати является автором учебников и учебных пособий по татарской литературе, истории и обществознанию для различных ступеней образования. (“Азат мәктәп” (“Свободная школа, 1925), “Эш һәм белем” (“Деятельность и образование”, 1925), “Ташкын” (“Лавина”, 1928), “Җәмгыятьне өйрәнү” (“Обществознание”, 1928), “Әдәбият (5 сыйныф өчен)” (“Литература (за 5 класс)”, 1934), “Әдәбияттан хрестоматия (6 сыйныф өчен) (“Хрестоматия по литературе (за 6 класс)”, 1935) и др.) В 1920-1930-е годы под его редакцией или вступительным словом выходят десятки избранных произведений и сборников татарских классиков (Г. Ибрагимова, Ш. Камала, Дердеманда, Г. Камала, Г. Кулахметова и др.), молодых и начинающих писателей (Х. Такташа, Х. Туфана, Г. Тулумбайского, М. Гали и др.).

Жертва культа личности, реабилитирован.


Nigmati Galimzyan (Galimzyan Amirzyanovich Nigmati) [14 (26)]. 07.1897-04.11.1941] was an outstanding literary critic and teacher. He was born into a peasant family in the village of Udrakbash (Uiderakbash), the Chishminsky district in the Republic of Bashkortostan. In 1921-1922, he studied at the Communist University of Workers of the East and, in 1923, he continued his studies at the Moscow Institute of Journalism. Until 1926, he was the instructor in the printing department of the Central Committee of the All-Union Communist Party of Bolsheviks.

G. Nigmati was the chief editor of the newspaper “Krasny Tatarstan” (now “Vatanym Tatarstan”) (1926-1929). From 1928, he was engaged in pedagogical activities at the Kazan State Pedagogical Institute. In 1933, he was an associate professor in the Department of Tatar Language and Literature, and from 1934, he was the head of this Department and a professor (from 1935). In 1930-1932, he was an editor of the journal "Yanalif" and a member of the Union of Writers of the USSR (1934). In the 1920s – early 1930s, he founded the cultural-historical school in the field of Tatar literature. He was the founder of the theory and history of Tatar literature, and methodology of Tatar literary studies. G. Nigmati wrote monographic works on literary criticism and numerous articles.

G. Nigmati was the author of the works “On the Arena of Literature” (1925), “Literature in the Years of the Revolution” (1929), which covered such complex issues as the essence and history of literature, its distinguishing features, the trends and changes in literature, and the methods determining the trends of the literary development under the new sociocultural conditions.

G. Nigmati was the author of textbooks and manuals on Tatar literature, history and social science for various educational levels: “Азат мәктәп” (“Free School, 1925),“Эш һәм белем” (“Activities and Education”, 1925),“ Ташкын” (“Avalanche”, 1928),”Җәмгыятьне өйрәнү” (“Social Studies”, 1928), “Әдәбият(5 сыйныф өчен)” (“Literature (for the 5th grade)”, 1934),“Әдәбияттан хрестоматия (6 сыйныф өчен)” (“A Textbook in Literature (for the 6th grade)”, 1935) and others. Dozens of selected works and collections of Tatar classics (G. Ibragimova, S. Kamal, Derdemand, G. Kamal, G. Kulakhmetov, etc.), young and novice writers (H. Taktash, H. Tufan, G. Tulumbaysky, M. Gali and others) were published under his editorship, or with his introductions in 1920-1930.

He was a victim of the personality cult, later rehabilitated.