Муса Җәлил. Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә  дөньяга килә.  Гаилә Оренбург шәһәренә күчкәч, «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. В 1919 елда комсомол сафларына кабул ителә.

1922 елның көзендә  Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М.Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1927 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросының  кушуы буенча, М.Җәлил Мәскәүдә беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда катнаша  һәм  журналларның җаваплы мөхәррире булып эшли, 1933-1934 елларда Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. Аның «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) поэмалары үз чорының уңышы саналырга хаклы.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына.  1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.  

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше турында романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. 1944 елның  25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә М.Җәлилнең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә  Муса Җәлилгә  Советлар Союзы Герое исеме бирелде, әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.


Муса Джалиль. Герой-поэт Муса Джалиль (Муса Мустафович Залилов) родился в татарской деревне Мустафино Оренбургской губернии (ныне Шарлыкский район Оренбургской области) 2 (15) февраля 1906 года в крестьянской семье. Когда семья переехала в город, М.Джалиль начал ходить в Оренбургскую мусульманскую духовную школу-медресе «Хусаиния». В 1919 году вступил в комсомол.

В 1922 году М.Джалиль приехал в Казань, где в 1923-1925 гг обучался на татрабфаке и сотрудничал с газетой «Кызыл Татарстан». Впоследствии М.Джалиль говорил, что «рабфак породил поворот» в его творчестве. В год окончания рабфака вышел первый сборник его стихов «Мы идем».

В 1927 году поступил на литературное отделение этнологического факультета МГУ. После его реорганизации окончил в 1931 году литературный факультет МГУ. В 1931-1932 годах был редактором татарских детских журналов («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы»), издававшихся при ЦК ВЛКСМ. Был завотделом литературы и искусства татарской газеты «Коммунист», выходившей в Москве. Предвоенные годы отмечены в творчестве М.Джалиля усилившейся тягой к эпической широте изображения. В это время им создано несколько крупных эпических поэм - «Письмоносец» (1938), «Золотоволосая», (1935-1941), «Ильдар» (1940) и др.

В 1941 был призван в Красную Армию. Воевал на Ленинградском и Волховском фронтах, был корреспондентом газеты «Отвага». В июне 1942 года был тяжело ранен, попал в плен, заключён в тюрьму Шпандау.

М. Джалиль организовал среди легионеров подпольную группу и устраивал побеги военнопленных. За участие в подпольной организации он казнён на гильотине 25 августа 1944 года в военной тюрьме Плётцензее в Берлине.

В 1956 году посмертно был удостоен звания Героя Советского Союза, в 1957 году стал лауреатом Ленинской премии за цикл стихотворений «Моабитская тетрадь».


Musa Jalil, a hero poet (Musa Mustafovich Zalilov), was born into a peasant family in the Tatar village of Mustafino in the Orenburg province (now the Sharlyksky district of the Orenburg region) on February 2 (15), 1906. When the family moved to Orenburg, M. Dzhalilin went to the Muslim religious school-medres Husainia. In 1919, he joined the Komsomol.

In 1922, M. Jalil came to Kazan, where he studied at the tatrabfak and collaborated with the newspaper “Kyzyl Tatarstan” (1923-1925). Later, M. Jalil said that the "rabfak caused a twist" in his literary work. In his final year at the rabfak, the first collection of his poems "We Go" was published.

In 1927, M. Jalil entered the Literary Department of the Ethnological Faculty of Moscow State University. After its reorganization, in 1931,  he graduated from the Literary Faculty of Moscow State University. In 1931-1932, M. Jalil was the editor of Tatar children's magazines («Кечкенә иптәшләр» and «Октябрь баласы»), published under the supervision of the Central Committee of the Komsomol. He headed the department of literature and art of the Tatar newspaper "Communist", published in Moscow. In prewar years, M. Jalil's work was distinguished by his increased craving for epic images. At this time he created several major epic poems - "The Letter Carrier" (1938), "The Golden-haired", (1935-1941), "Ildar" (1940), etc.

In 1941, M. Jalil was drafted into the Red Army. He fought at the Leningrad and Volkhov fronts and was a correspondent of the newspaper “Courage.” In June 1942, he was seriously wounded, captured and imprisoned in Spandau Prison.

M. Jalil organized an underground group among the legionnaires and arranged for the escape of prisoners of war. For his participation in the underground organization he was executed by guillotine on August 25, 1944, at Plotzensee military prison in Berlin.

In 1956, M. Jalil was posthumously awarded the title of Hero of the Soviet Union. In 1957, he became a laureate of the Lenin Prize for the cycle of poems "The Moabite Notebook".