Каюм Насыйри. Мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) 1825 елның 14(2) февралендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы, Югары Шырдан авылында дөньяга килә.

Башлангыч белемне әтисеннән ала, 1841-1855 елларда Казан мәдрәсәдә укый. Гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, үзлегеннән русча өйрәнә.

1855 елдан Рухани училищеда, соңрак, Духовная семинариядә татар телен укыта. 1871 елдан, К.Насыйри татар балаларына рус телен өйрәтү эшенә алына. 1879 елдан башлап галим фән һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршысындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлана. Шуның белән ул, рәсми яктан да фән эшлеклесе буларак таныла.

Ярты гасыр эчендә нәтиҗәле иҗат итеп, тел (татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи), әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать белеме һ.б.)  өлкәләрдә 40тан артык хезмәт яза. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләреннән файдаланып, уңышлы әсәрләр иҗат итә: «Әбүгалисина кыйссасы», «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше»), «Кырык бакча» һ.б. Балалар өчен язылган тәрбия китаплары: «Әхлак рисаләсе» (1881), «Китап-әт-тәрбия» (1891) һ.б. бүген дә әһәмиятен югалтмады.

К.Насыйри татарларда беренче матбугат органы булдырган шәхес. 1871 елдан ярымжурнал характерында еллык өстәл календаре чыгара: «Казан календаре», соңрак, 1878 елдан «Календарь» исеме белән ул 1897 елга кадәр басыла. «Таң вакыты» исемле гәҗит чыгару хыялы гына тормышка ашмый кала.

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.


Каюм Насыри. Выдающийся ученый, писатель и просветитель Каюм Насыри (Габделкаюм Габделнасырович Насыров) родился 14(2) февраля 1825 года в деревне Верхние Ширданы Свияжского уезда Казанской губернии. Отец будущего ученого хорошо владел пером, знал русский, персидский и арабский языки. Детство ученого и писателя прошло в родной деревне.

В 1855 году К.Насыри окончил медресе в Казани. По окончании медресе ему предложили стать преподавателем татарского языка в Казанском духовном училище, позже преподавал в семенарии. Преподавательская деятельность составляет 15 лет, до 1871 года.

Уйдя из духовной семинарии, К.Насыри посвящает себя делу обучения русской грамоте татарских детей, а с 1876 года посвящает себя литературной и научно-педагогической деятельности. В 1885 году был избран в действительные члены Общества археологии, истории и этнографии, что означало официальное признание его как крупного ученого. За 47 лет научной и литературной деятельности он создал более 40 томов. Среди них популярные произведения: «Рассказ об Абугалисина», «Плоды для собеседников по литературе», «Сорок визиров», «Сорок садов», «Поверья и обряды казанских татар…», «Образцы народной литературы казанских татар» и др. Он впервые в истории татарского народа составил и издал словари и грамматику татарского языка, учебники по математике, геометрии, географии, анатомии для татар. Для современной молодежи чрезвычайно актуальна его «Книга о воспитании», составленная автором на двух языках: татарском и русском и др. В 1871 году он начал издавать настольный ежедневный календарь, мечтал об издании татарской ежедневной газеты.  

Просветитель скончался 20 августа 1902 года и был похоронен   на кладбище Новотатарской слободы города Казани.


Kayum Nasyri. Kayum Nasyri (Gabdelkayum Gabdelnasyrovich Nasyrov) was an outstanding scholar, writer and educator. He was born on February 14 (2), in 1825, in the village of Verkhniye Shirdany of the Sviyazhsky district, the Kazan province. His father had a good command of the pen, knew Russian, Persian and Arabic. So Kayum Nasyri got his early education from his father and spent childhood in his native village.

In 1855, Kayum Nasyri graduated from a madrasah in Kazan. At the end of his studies at the madrasah, he was offered a job of a Tatar language teacher at the Kazan Theological School, later, he taught at the seminary. Kayum Nasyri worked as a teacher for 16 years, till 1871.

Having left the seminary, Kayum Nasyri devoted himself to teaching Tatar children to read and write in Russian, and from 1876 he was engaged in literary research and pedagogical activities. In 1885, he was elected full member of the Society of Archeology, History and Ethnography, which meant official recognition of him as a major scholar. During 47 years of his research and literary work he created more than 40 volumes. Among them are such popular works as “The Story of Abugalisina”, The Story of Forty Viziers”, “Fruits for Interlocutors in Literature”, “Forty Gardens”, “Beliefs and Rites of Kazan Tatars ...”, “Samples of Kazan Tatars' Folk Literature”, etc. He was the first in the history of the Tatar people who had compiled and published dictionaries and grammar of the Tatar language, textbooks on mathematics, geometry, geography, and anatomy for Tatars. The “Book on Education”, compiled by the author in Tatar and Russian, is still extremely relevant even today. In 1871, he began to publish a desktop daily calendar and was dreaming of publishing a Tatar daily newspaper.

The enlightener died on August 20, 1902, and was buried in the cemetery of Novotatarskaya Sloboda in Kazan.