Габдулла Тукай (Габдулла Мәхәммәтгариф улы Тукаев) (26.04.1886 – 15.04.1913) - татар халкының бөек шагыйре, милли сүз сәнгатенең классигы, тәнкыйтьче, ялкынлы һәм үткен телле публицист, журналист, балалар язучысы, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы, җәмәгать эшлеклесе. Ул – шәхес буларак та, иҗаты белән дә күпьяклы, тирән фикерләүче һәм сизгер җанлы әдип. Тукай – бай, үткен телле, җәмгыятьтәге бозыклыкны, кеше характерындагы кимчелекләрне фаш итүдә дә үз чорының тиңсез сатиригы һәм күңел җылысы белән елмайта алучы, “татар галәменең  оста юмористы” (Фатих Әмирхан).

Г.Тукай хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы (элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте) Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Дүрт ай ярым булганда,  әтисе Мөхәммәтгариф  (29.08.1886), өч яшь тә тугыз ай булганда, әнисе Бибимәмдүдә (30.01.1890) вафат булгач, тулы ятим калган Тукай сабый чагын Саснада (1889 – 1890), Өчиледә, Казанда (1890-1892), Кырлайда (1892-1894) үткәрә. Булачак шагыйрь үзе “минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным” дип атаган Кырлай авылы мәдрәсәсендә башлангыч белемне ала. 1894 елның кыш айларыннан Тукайны  киңкырлы шәхес һәм талантлы шагыйрь итеп формалаштырган Җаек чоры тормышы башлана. Бу төбәкнең мәдәни һәм әдәби тирәлегендә тирән белемле, зыялы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла мөдәррислек иткән “Мотыйгия” мәдрәсәсе аерым урында тора. Тукай 1907 елның көз айларында, солдатка каралу уңае белән, туган авылына кайта һәм Казан шәһәрендә торып кала. Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана.

“Габдулла Тукаев” имзасы белән 1905 елда “Фикер” газетасында басылган беренче шигыре истә тотылып, Тукайның Җаек чоры иҗаты 1905 елга нисбәт ителә һәм ул 1907 елга кадәр дәвам итә. Шагыйрьнең фикри-гаклый үсешенең һәм дан-шөһрәте, сәләтенең чәчәк аткан вакыты булган Казан чоры иҗаты хронологик яктан 1908-1913 еллар белән чикләнә.

1905 елгы инкыйлаб дулкыны белән шигърияткә килеп кергән шагыйрь мәгърифәтчелек идеяләре белән гражданлык хисләре үрелгән беренче әсәрләрендә үк татар милләте, аның хәле, киләчәк язмышы проблемаларын яктырта башлый Тукай Урта гасыр дәвере һәм XIX гасыр әдәбиятлары традицияләренә таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез сала. Шагыйрьнең рухи мирасы Коръән тәгълиматы, аның гомумкешелек кыйммәтләре белән тыгыз бәйләнгән. Ул борынгыдан килә торган төрки-татар поэзиясе, халык авыз иҗаты, Рус һәм Көнбатыш традицияләрен яңа милли җирлектә үстереп, татар шигъриятенең яңарышын тәэмин итә һәм аны дөнья мәйданына чыгара.

Габдулла Тукай – реалист шагыйрь, аның шигъри дөньясында реализм юнәлешенең мәгърифәтчелек, тәнкыйди реализм ысуллары чагыла, соңгысына  нигез салучы буларак та бәяләнә. Ул әдәби эшчәнлегендә Шәрык романтизмы сыйфатлары белән синтезлашкан Гареб романтизмы принципларын, тасвирый алымнарын һәм образларын отышлы файдалана. Шагыйрьнең халыкчан поэзиясе фикри-фәлсәфи тирәнлек, тема-мотивлар байлыгы һәм нәкышь-бизәкләр муллыгы белән аерылып тора. Аның шигъри дөньясы жанр төрлелелеге белән билгеләнә: гражданлык лирикасы, сәяси лирика, пейзаж, фәлсәфи һәм күңел-интим лирика; мәдхия, мәрсия, газәл, фәрд, кыйтга, робагый, касыйдә, шигырь, җыр, мәсәл, поэма, әкият-поэма, хикәя һ.б.


Габдулла Тукай (Габдулла Тукаев) (26.04.1886 – 15.04.1913)

Биография Тукая – одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни – от весны 1886 года до весны 1913 года – он успел спеть свою песню так, что она уже никогда не смолкала. Творчество Тукая это высокий образец той идейно-художественной высоты, которую достигла татарская классическая литература.

Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Казанской губернии (ныне Арского района р. Татарстан) в семье муллы Мухамметгарифа. Не прошло и пяти месяцев со дня рождения Габдуллы, как внезапно, недолго проболев, умер его отец Мухамматгариф (29.08.1886). Спустя примерно два года его мать Бибимамдуда выходит замуж за муллу из соседней деревни Сасна и уезжает из Кушлавыча, оставив сына на попечение бедной старухи по имени Шарифа. Немного спустя мать забирает маленького Габдуллу к себе. Но счастье мальчика длилось недолго. Бибимамдуда вскоре умирает (30.01.1890). Таким образом, Габдулла остается круглым сиротой и для него начинается горькая жизнь «в людях». Габдуллу отправляют в деревню Училе к дедушке Зиннатулле, в доме которого и без того было шестеро детей. Маленький Габдулла некоторое время проводит в деревне Сасне (1889-1890), Училях, Казани (1890-1892), Кырлае (1892-1894). Будущий поэт получает начальное образование в Кырлайском сельском медресе, которое он называет “тем местом, где я впервые открыл глаза на мир”. С зимы 1894 года начинается Уральский период в его биографии, когда Тукай сформировался как разносторонняя личность и талантливый поэт. В культурной и литературной среде этого региона особое место занимает медресе “Мутигия” во главе с умелым, образованным Мутыгуллой хазратом Тухфатуллиным. Осенью 1907 года Тукай возвращается в родное село и в жизни поэта начинается Казанский период.

С учетом первого стихотворения, опубликованного под подписью “Габдулла Тукай” в газете «Фикер» в 1905 году, начинается Уральский период творчества Г. Тукая и продолжается до 1907 года. Казанской период его деятельности, время развития и расцвета таланта поэта в хронологическом отношении ограничивается 1908-1913 годами.

Здесь он быстро входит в литературные круги и сближается с молодежью, группировавшейся вокруг газеты «Аль-Ислах» («Реформа»). Все свои творческие возможности Тукай, в этот период, посвящает сатирико-юмористическим журналам «Яшен» («Молния»), «Ялт-йолт» («Зарница»).

К 1908 году в творчестве Тукая возникает целый цикл поэтических и очерково-публицистических произведений. Такие его стихотворения, как «Осенние ветры», «Гнёт», «Дача» (1911), «Чего не хватает сельскому люду?» (1912), «Надежды народа…» (1913) свидетельствуют о том, что поэт питал искреннее сочувствие к своим современникам – борцам за народное дело и благоговел перед их неподкупной человеческой совестью и духовным благородством.

Большинство его стихотворений и путевых очерков, опубликованных в 1911-1912 гг., написаны под впечатлениями посещения им деревень Заказанья – своей малой Родины. В них запечатлена реальная действительность, оцененная с позиции заступника народа. Отвергая пресловутую «деревенскую идиллию», Тукай трезво смотрел на сельскую реальность, стремясь охватить социальные контрасты её будней («Чего не хватает сельскому люду?», «Гнет», «Возвращение в Казань»).

Габдулла Тукай – поэт-реалист, в его поэзии отражаются просветительские, критические направления реализма, также считается основоположником последнего. Он с успехом применяет в своей литературной деятельности принципы, методы и образы Западного романтизма, синтезированные качествами Восточного романтизма. Народная поэзия поэта отличается идейно-философской глубиной, богатством тематических мотивов и обилием поэтических узоров. Его поэтический мир определяется разнообразием жанра. Здесь представлены гражданская лирика, политическая, пейзажная, философская и душевно-интимная лирика; мадхия, марсия, газель, фард, кыйтга, робаги, касида, стихи, песня, басня, поэма, сказка-поэма, рассказ и др.



Gabdulla Tuqay (Ğabdulla Tuqay (tatar. عبدالله توقاي) (26.04.1886 – 15.04.1913)

G. Tuqay`s biography is one of the most tragic in the history of world literature. Art is lasting while life is brief– Gabdulla Tuqay lived only for 27 years– from the spring of 1886 to the spring of 1913, but he managed to sing a song that has never ceased to inspire us. Tuqay`s legacy is a wonderful example of the ideological and artistic heights reached by Tatar classical literature.

Gabdulla Tuqay was born on April 26, 1886, into the family of mullah Mukhammatgarif (Möxämmätğärif )  in the village of Qushlavich (Quşlawıç), Kazan Governorate (currently, near the modern town of Arsk, the Republic of Tatarstan). He was barely five months old when his father died after a short illness (29.08.1886). Two years later, his mother, Bibimamdulla (Mämdüdä), married a mullah from the neighbouring village of Sasna and moved from Qushlavich (Quşlawıç) leaving Gabdulla behind. A poor old woman, Sharifa by name, was to take care of him. Shortly afterwards, his mother returned to take little Gabdulla away with her. However, the boy`s happiness did not last long as his mother died soon (30.01.1890). Thus, Gabdulla became an absolute orphan who fought through a bitter life in foster families. At first, he was sent to his grandfather Zinnatulla (Zinnätulla) who lived in Uchile village. Little Gabdulla was not welcome as he was the seventh child in the family. After that the little boy moved around a lot: he lived in Sasna (1889-1890), Uchile, Kazan (1890-1892), and Kyrlai (1892-1894). The future poet received his first education in the Kyrlai village madrasah. Later, he said that this place «opened his eyes to the world». The Uralsk period of Tuqay`s biography began in the winter of 1894, the time when he became a versatile personality and a talented poet. The «Mutigiya» (Motíğía) madrasah, headed by the skilled, educated Mutygulla Hazrat Tukhfatullin held a special place in the cultural and literary life of the region. In the autumn of 1907, Tuqay returned to his home village. This time is known as the Kazan period in the poet's biography.

The first poem, signed “Gabdulla Tukay”, was published in the newspaper “Fiker” opening the Ural period of his literary work, which began in 1905 and lasted until 1907. The Kazan period, the time when his poetic talent developed and thrived, chronologically included the years of 1908-1913.

In Kazan, he quickly entered literary circles and made friends with the youth, grouping around the newspaper “Al-Islah” ("Reform"). In that period, Tukay devoted all his literary work to the satirical and humorous magazines “Yashen” (“Lightning”), “Yalt- Yolt” (“Zarnitsa”).

By 1908, Tuqay had created a cycle of poetic and essay-journalistic works. His poems “The Autumn Winds”, “The Oppression”, “The Summer Cottage” (1911), “What do Village People Need?” (1912), “People's Hopes...” (1913) reveal the poet's sympathy for his contemporaries, fighting for their people's cause. Gabdulla Tuqay sincerely honored their loyal conscience and spiritual nobility.

Most of his poems and travel essays, published in 1911-1912, were inspired by his visits to his small motherland, the villages near Kazan. They capture reality from the standpoint of a defender of the nation. Rejecting the notorious “village idyll”, Tuqay rationally viewed the rural reality, trying to reveal the social contrasts of its everyday life (“What do Village People Need?”, “The Oppression", "Return to Kazan”).

Gabdulla Tuqay was a realist poet. His poetry represents enlightening and critical areas of realism, which he is considered to be the founder of. In his literary work, he successfully uses the principles, methods and images of Western romanticism, synthesized by the qualities of Eastern romanticism. Tukay's folk poetry is distinguished by ideological and philosophical depth, by a variety of thematic motifs and a wealth of poetic patterns. His poetic world is characterized by  genre diversity, such as civic lyric poetry, political, landscape, philosophical, and intimate lyric poetry; madhya, marcia, gazel, fard, kyytga, robagi, kasida, verse, song, fable, poem, fairy tale-poem, story, etc.