Тиздән республикада шулай ук Татарстан тарихы һәм татарлар тормышы белән бәйле тикшеренүләр алып баручы галимнәр өчен махсус халыкара журнал басыла башларга мөмкин. Бу турыда журналистларга бүген КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте. Очрашу университетның тел белеме һәм милли кадрлар әзерләү юнәлешендәге проектлар белән таныштыру максатыннан оештырылды.

Чарада яңгыраган иң мөһим яңалык — тиздән Татарстан районнарында сәләтле балалар өчен татар, рус һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче лицей-интернатлар ачыла башларга мөмкин. Аларның максаты — укучыларның тел белемен арттыру, алардан югары әзерлекле тел белгечләре әзерләү.

Интернатлар ата-аналар белән араны өзмиячәк

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, әлеге лицей-интернатларда малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Сыйныфта 12-15 укучы булыр, дип уйланыла. Мәктәпләргә махсус сайлап алу юлы белән 5-6 сыйныф укучылары кабул ителәчәк. Лицейларның алдынгы инновацион технологияләр кулланачагы турында да әйтеп китү кирәк. Бу уку йортларының элеккеге татар-төрек лицейларыннан төп аермасы - белем алучылар интернатларда яшәсәләр дә, алар ата-аналары белән тыгыз элемтәдә торачак. Укучыларга төпле белем бирү эше нәкъ менә әти-әниләр ярдәме белән башкарылыр, дип уйланыла.

Лицей-интернатларның кайсы районнарда ачылачагы турында мәгълүмат әлегә юк. Теләк белдерүчеләр арасында Азнакай, Мамадыш, Норлат, Арча, Буа кебек районнар бар икәнлеге генә хәбәр ителә. «Бу уку йортлары челтәренә, беренче чиратта, элеккеге татар-төрек лицейлары керер, - дип сөйләде Рәдиф әфәнде үзенең чыгышында. - Тагын 10га якын мәгариф учреждениесе сәләтле балалар белән эшләүгә алыныр, дип уйланыла».

«Tatarica» татар милләтен танытачак

Чара барышында татарлар тарихы һәм яшәеше белән бәйле актуаль проблемалар турында тикшеренүләр алып баручы галимнәр өчен бастырылачак «Тatarica» халыкара журналы турында да сөйләшү булды. Журнал басма рәвештә генә түгел, ә электрон форматта да чыгарылыр, дип планлаштырыла.

Басманың төп максаты — татар галимнәрен генә түгел, ә Татарстан тарихы, татар халкы турында язучы, Җир шары буйлап таралып урнашкан башка галимнәрне дә халыкара дәрәҗәдә таныту. «Бүген илдә гуманитар фәннәр торышы бер дә мактанырлык түгел. Бу өлкәдә нинди генә яхшы галимнәр көч куймасын, алардан чит ил халкы хәбәрдар түгел. Нәтиҗәдә, әлеге галимнәр тарафыннан язылган фәнни хезмәтләр укылмый, кулланылмый. Бу, беренче чиратта, фәнни эшләрнең инглиз теленә тәрҗемә ителмәве белән бәйле. Әгәр дә алар укылмый, танылган халыкара фәнни журналларда басылмый икән, әһәмиятләре бермә-бер кими. Шуңа күрә журнал алдында торган үтә дә мөһим бурыч — дөньяның иң алдынгы һәм танылган журналлары тупланган мәгълүмат базасына керү», - дип сөйләде Филология һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Искәндәр Ярмәкәев.

Әлеге проектлар әзер һәм алар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышырга өлгергән инде. Аларны тормышка ашыра башлау өчен республика бышлыгының рәсми рөхсәте генә кирәк.
 

Рәмзия ЗАКИРОВА

Источник информации: http://www.intertat.ru/tt/society-tt/item/15576-rayonnarda-litsey-internatlar-achyila-bashlarga-m?mkin.html