Әлеге проектлар милли кадрларны әзерләү проблемаларын хәл итәргә тиеш

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм аның урынбасары Искәндәр Ярмәкәев журналистларны КФУның телләр өйрәтүгә һәм милли кадрлар әзерләүгә кагылышлы проектлары белән таныштырды. Проектларның берсе – Татарстан Республикасы ихтыяҗлары өчен телләр өйрәтүгә багышланган проектның инде гамәлгә ашырылуын, икенчесе - гуманитар юнәлештәге “Tatarica” халыкара журналын чыгаруга һәм өченчесе – ТР Президенты патронаты белән берничә тел өйрәнүгә һәм сәләтле балалар белән эшләүгә корылган полилингваль гимназияләр һәм лицей-интернатлар оештыруга әзерлек алып барылуын билгеләп үттеләр. Җыеп кына әйткәндә, әлеге проектлар татар телен саклап калу, аңа булган кызыксынуны арттыруны күз алдында тота.
Билгеле булганча, агымдагы елның 26 февралендә КФУ Попечительләр советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге утырышы узды. Анда Р.Җамалетдинов милли кадрларны әзерләү проблемалары турында сөйләп, аларны хәл итү өчен әлеге 3 проектны тәкъдим иткән иде. Бу проектларның өчесе дә зур күләмле, киләчәккә, татарны танытуга йөз тоткан амбициоз проектлар.
“Tatarica” халыкара журналы татар теле-әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияты турындагы фәнни хезмәтләрне дөнья күләмендә таныту, бу өлкәдәге көчләрне бергә туплау өчен гамәлгә куела. Тагын да конкретрак итеп әйтсәк, басма дөньяның төрле почмакларында тел белеме, фольклор, иҗтимагый фикер буенча актуаль тикшеренүләрне, бөтен дөньядагы татар галимнәре турындагы библиографик статьяларны үз эченә ала. Әлегә аның чыгу вакыты төгәл генә хәбәр ителми. Шулай да аның 2013 ел ахырында бер тапкыр чыгарга мөмкинлеген әйттелә. Аннан соң журналның ике елга 2-4 тапкыр чыгу ихтималы бар.
Искәндәр Ярмәкәев сүзләренчә, бу журналга исемнәре дөнья күләмендә танылган галимнәрне җәлеп итеп, журналны дөньякүләм базаларга кертергә, аны танытырга кирәк. Шуңа күрә басманың сыйфаты үтә дә югары булу сорала. Анда татар, рус һәм инглиз телләрендәге статьялар керер дип көтелә. “Билгеле бер нәтиҗәгә ирешер, әлбәттә, вакыт кирәк”, - дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы ихтыяҗлары өчен телләр өйрәтүгә багышланган проектка килгәндә, ул өч өлештән тора. “Тел даирәсенә җайлашу” блогы мигрантлар һәм аларның балаларына телләр өйрәтүне күз алдында тота. Р.Җамалетдинов Россиягә бик күп мигрантлар килә. Әлбәттә, аларның белемнәрен рус телен тестлаштыру буенча үзәкләрендә тикшерәләр. Әмма бүгенге көндә мондый категория гражданнарга телләрне өйрәтү һәм психологик яктан ярдәм итәргә кирәк. “Телне камил белү” дип аталган блок халыкның күпчелегенә татар һәм рус телләрен өйрәтүне үз эченә ала. “Тел компетентлыгы” блогы исә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләүче хезмәткәрләр татар, рус һәм инглиз телләрен камил белсен өчен оештырыла. Р.Җамалетдинов сүзләренчә, моның өчен ФСИда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә анда 65 фән докторы, 250гә якын фән кандидаты эшли. 12 лингафон кабинеты, 6 уку-укыту кабинеты бар. Тел өйрәтү үзәкләре актив эшли. Институт бу өлкәдә Кембридж университеты, Париж шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Гете университеты белән хезмәттәшлек итә.
“Без халыкара стандартларга йөз тотабыз. Без әлеге университетларның сертификатларын бирә алабыз”, - диде Р.Җамалетдинов. Ул мисалга татар телен өйрәнү курсларын китереп, аларда хәзер коммуникатив алымнарга зур игътибар бирелүен, телне берничә дәрәҗә буенча үзләштерергә мөмкин икәнлеген әйтте.
ТР Президенты патронаты белән берничә тел өйрәнүгә һәм сәләтле балалар белән эшләүгә корылган полилингваль гимназияләр һәм лицей-интернатлар оештыруга әзерлек алып баруга килгәндә, аларның эшчәнлеге КФУның Филология һәм сәнгать институты галимнәре белән бәйле булачак. Гадәти шартларда белем бирүдән тыш, дистанцион алымнарга да бер өлеш урын биреләчәк. Дистанцион алымнарга күбрәк шушы лицей-интернатлардагы укытучыларга методик ярдәм күрсәткәндә өстенлек биреләчәк. Бу гимназияләргә һәм лицей-интернатларга педагоглар да, укучылар да бәйге аша сайлап алыначак. Алар өчен һәрдаим белем күтәрү курслары оештыру көтелә. Предметларны татар, рус һәм инглиз телләрендә укыту көтелә. ФСИ директоры моның өчен КФУның кадрлар әзерләвен белдерде.
“Бу система бөтен республиканы колачларга тиеш”, - дип саный Р.Җамалетдинов. Анда моңа кадәр эшләп килгән 7 лицей-интернат (элек алар татар-төрек лицейлары дип атала иде), гомумән алганда 15 уку йорты керер дип көтелә. Бүгенге көндә, моннан тыш, Актанышта гимназия-интернат эшләп килә. Республика статусындагы мондый уку йортларын үзендә булдырырга теләп, Азнакай, Буа, Баулы, Арча, Мамадыш, Нурлат районнары мөрәҗәгать иткән. Бу уку йортларында интернат эшләве, лингафон кабинеты булуы, заманча химия, физика кабинетлары булуы зарур. Сыйныфтагы укучыларны 12-15тән арттырмау сорала. Классларны 7 нче сыйныфтан туплау нияте бар. Бәлки 5-6 нчы сыйныфларга танышу максатыннан көндезге уку да оештырылу планнары бар. Интернат булуның шарт итеп куелуы – телләрне тирәтен өйрәнүгә бәйле. Чөнки теге яки бу телдә даими аралашып торсаң гына, телне камил үзләштереп була.
Р.Җамалетдинов хәбәр иткәнчә, проектларны тормышка ашыра башлау вакыты итеп 2013 елның 1 сентябре билгеләнгән.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/03/12/83562/