Акыш Ибраһим – доктор, Истанбул университеты Хәсән Али Юсел исемендәге педагогика факультеты мәгариф департаментының ярдәмче доценты (Истанбул, Төркия).

Гарипова Розалия Равил кызы – якын көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә фәлсәфә докторы, Югары тикшеренүләр Институтының тарих бүлеге фәнни хезмәткәре (Принстон, АКШ).

Зəкиев Мирфатыйх Зəки улы – Татарстан Республикасы Фəннəр академиясе академигы, филология фəннəре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исемендəге Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының лексикология һəм диалектология бүлеге баш гыйльми хезмəткəре (Казан, Россия).

Зайцев Илья Владимирович – тарих фәннәре докторы, Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбиятлары китапханәсенең генераль директоры киңәшчесе (Мәскәү, Россия).

Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы – филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры (Казан, Россия).

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА баш гыйльми сәркатибе (Казан, Россия).

Исхакова Зәйтүнә Әсхәт кызы – филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре (Казан, Россия).

Йосыпов Илдар Мәсгуть улы – психология фәннәре докторы, Икътисад, идарә һәм хокук институтының психология факультеты профессоры (Казан, Россия).

Кәримов Морат Абделхәй улы – медицина фәннәре докторы, профессор, Мәгълүматлаштыру халыкара академиясе академигы (Алматы, Казахстан).

Мишкинене Галина Антоновна – гуманитар фәннәр докторы, Вильнюс университетының балтистика кафедрасы доценты; Литва теле институты Язма мирасны өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре (Вильнюс, Литва).

Нигъмәтуллина Йолдыз Галимҗан кызы – филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының атказанган профессоры (Казан, Россия).

Низамов Рәшит Корбангали улы − техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры (Казан, Россия).

Пачаи Имре – сәнгать фәннәре докторы (Dr Habil.), профессор, Ньиредьхаз югары мәктәбе (Ньиредьхаз, Венгрия).

Сафаров Марат Абас улы – педагогика фәннәре кандидаты, Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә итү институтының психология һәм педагогика кафедрасы доценты (Мәскәү, Россия).

Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы – педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры (Казан, Россия).

Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты (Казан, Россия).

Һадиева Гөлфия Камил кызы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты (Казан, Россия).

Червинский Гжегож – әдәбият белеме өлкәсендә гуманитар фәннәр докторы, Белосток университетының филология факультеты «Шәрык-Гареб» филологик тикшеренүләр кафедрасы өлкән гыйльми хезмәткәре (Белосток, Польша).

Шакирҗанов Рәшит Әгълә улы – техник фәннәр кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының механика кафедрасы доценты, татар телендә укыту кабинеты мөдире (Казан, Россия).