Дмитрий Валентинович Микульский,

РФА Көнчыгышны өйрәнү институты,

Россия, 107031, Мәскәү ш., Рождественка ур.,12 нче йорт,

dmitrimikulski@mail.ru.

 

Мәкаләдә «Ислам в Татарстане» («Татарстанда ислам») энциклопедия сүзлеге хакында бәяләмә урын ала. Әлеге китап – «Ислам в Российской Федерации» («Россия Федерациясендә ислам») сериясеннән җиденче том. Анда төбәктәге мөселман җәмгыятенең һәм бүгенге Татарстан Республикасы территориясендәге мөселман оешмаларының тарихы һәм хәзерге хәле җентекләп тикшерелә. Сүзлектә төбәктәге мөселман цивилизациясенең бәйсез төрки мөселман дәүләтләре чорында, шулай ук Россия (СССР) составында мең елдан артык дәвам иткән үсеше хакында тулы картина тудырыла. Энциклопедия сүзлегендә мөселман дәүләтчелеге, иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәтләр, мөселман оешмалары, классик дини тәгълиматны яктырткан һәм тарихи әдәбият, матбугат үсеше турында уникаль мәгълүмат китерелә. Төбәктәге ислам тарихы мөселман лидерларының тәрҗемәи хәлләре, мәдрәсә һәм мәчетләрнең тарихы аша ачыклана. Уникаль мәгълүмат укучыларда Татарстандагы мөселман җәмгыяте тарихы хакында тулы күзаллама тудырып кына калмый, аның хәзерге хәле турында мәгълүмат алырга да мөмкинлек бирә.

 

Төп төшенчәләр: лексикография, ислам, Татарстан Республикасы, мөселман дини тәгълиматы традициясе, ислам белеме.

 

Мәкалә (тулы версия)