Людмила Михайловна Шкляева,
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Россия, 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 12 нче йорт,
luda-next@yandex.ru.
Әлеге мәкаләдә Урта Идел буенда яшәүче татарларның, агачка уеп, йорт бизәкләре ясау сәнгатенең стиль үзенчәлекләре формалашу тарихы карала, киң таралган төрки дөнья белән иң борынгы бәйләнешләр табыла. Татар авылларындагы XIX гасыр уртасыннан XX йөзнең соңгы чирегенә кадәр төзелгән агач корылмаларның алгы якларын декоратив бизәүдә орнамент типларын борынгы төрки мәдәниятләрдән алу күзәтелә. Борынгы төркиләрнең дөньяны кабул итүен чагылдыра торган орнамент сәнгате мотивлары, татарларның ата-бабалары тарафыннан кабул ителеп, башта – болгар, аннары татар халкының декоратив системасына кертелә. Хәзерге көнгә кадәр авыл җирлегендә торак йортларның тышкы яктан бизәлешендә төрки чыгышлы орнаментка аерым символик мәгънә бирелә. Үзенчәлекле татар йортларының тышкы бизәлешендә агачка уеп бизәк ясауның гомумтөрки, Урта Азия, сәлҗүк һәм госманлы стиль элементлары чагылышын күзәтергә мөмкин. Хәзерге татарларның борынгы бабалары кулланма сәнгатендә әлеге элементларның барлыкка килүе ерак гасырларга – Казан ханлыгы, Алтын Урда, Идел буе Болгар дәүләте вакытларына барып тоташа. Йортларга уеп бизәк ясауда семантик мәгънәгә ия булып, образ һәм символларда этносның тарихи хәтерен саклау функциясен үти торган орнамент системасының бай катламы традицион татар сәнгатенә үтеп кергән.
Төп төшенчәләр: традицион татар сәнгате, агачны уеп йорт бизәкләре ясау сәнгате, стиль үзенчәлекләре, семантик мәгънә.