Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

director.ifmk@gmail.com.

 

Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileuscha@mail.ru.

 

Мәкаләдә Казан университетындагы милли белем бирүнең үсеш тарихына бәйле архив материаллары системага салып бирелә. 1950 нче елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкләгән Х. Госманның истәлекләре беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Татар бүлеге укытучылары һәм беренче студентларының истәлекләрен, хатларын һәм көндәлекләрен анализлау нигезендә, яңа төзелгән белем бирү-фәнни оешмасының тормышы һәм эшчәнлеге кабат торгызыла. Тикшерү барышында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының сугыштан соңгы унъеллыктагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыклана. Татар филологиясе бүлеге яшәешенең беренче дистә елларындагы алга таба СССРда татар телендәге филологик белем үсеше өчен нигез булып хезмәт иткән фәнни казанышлар кыскача билгеләнеп үтелә.

 

Төп төшенчәләр: Казан университеты, татар филологиясе, татар теле һәм әдәбияты бүлеге, белем бирү өлкәсендәге милли сәясәт, милли кадрлар.

 

Мәкалә (тулы версия)