Рәшит Алим улы Мөхәммәдев,

И. Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты,

432071 Ульяновск, В. И. Ленинның тууына 100 ел мәйданы, 4 нче йорт,

rasit56@mail.ru

 

Әлеге мәкалә мөселманнарның социаль һәм дини көнкүреше асылын, шулай ук ислам вәкилләре үткәрә торган йолаларга хас сыйфатларны ачыклап бирә. Автор христиан динен кабул иткән һәм соңыннан үз теләкләре белән әлеге диннән ваз кичкән татарларның XIX гасыр дәвамында йолаларны ислам динендәгеләр кебек үк үтәүләренә игътибарын юнәлтә. Православие динендәге татарларның ислам динен яшерен рәвештә тотулары әлеге йола практикасының алшарты булып тора. Мәкаләдә Ульяновск өлкәсе дәүләт архивында (ГАУО) сакланган материалларны тирәнтен һәм җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә алынган күп санлы мәгълүматлар китерелә. Әлеге мәгълүматлар автор тарафыннан элек тәкъдим ителгән фикерне раслыйлар. Автор фикеренчә, православие динендәге татарларның массакүләм рәвештә ислам диненә кире кайтулары башлануны 1866 нчы елдан 1868 нче елга кадәр дәвам иткән ваз кичү хәрәкәтенең тәмамлануы дип санарга мөмкин. Нәкъ менә 1868 нче елдан, православие руханилары һәм хакимиятнең борчылуына карамастан, православие диненнән киткән татарлар, кешеләрне күмгәндә дә, башка дини йолаларны үтәгәндә дә, җәмәгатьчелектән яшеренми башлыйлар. Православие диненнән «киткән» татарларның йолалары әкренләп ислам башлангычына кайта. XIX гасыр ахырына керәшен татарлары гаиләләренең күпчелегендә балаларны ислам дине кануннары нигезендә тәрбияләү белән бәйле сорау төп урынны алып тора башлый. Автор XIX гасырның соңгы елларында керәшен татарлары арасында исламга нигезләнгән көндәлек тормыш рәвеше һәм мәдәнияткә әйләнеп кайту тенденциясе күзәтелүне игътибар үзәгенә куя.

 

Төп төшенчәләр: керәшен татарлары, мөселманнар, ислам, ваз кичү хәрәкәте, әл-Коръән, никах, мулла, йола.

 

Мәкалә (тулы версия)