Альбина Габит кызы Хәлиуллина,

М.Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университеты,

Россия, 450000, Уфа ш., Октябрь революциясе ур., 3 нче А йорт,

ahmali76@mail.ru.

 

Мәкаләдә Башкортстандагы хәзерге татар прозасына, ягъни ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы аралыгындагы чәчмә әсәрләргә гомуми күзәтү ясала, чорның әдәби процесс үзенчәлекләре ачыклана. Тулы бер тарихи чор кысаларында Башкортстан җирлегендәге хәзерге прозаның идея-тематик, әдәби-эстетик ягын ачыклау, жанр хасиятләрен, стиль тенденцияләрен өйрәнү омтылышы хезмəтнең яңалыгын билгели. Мәкаләдә чынбарлыкны чагылдыруда, тормыштагы катлаулы күренешләрне бар тулылыгында тасвирлауда, реалистик кануннар белән бергә, яңа стиль үзгәрешләре, әлегәчә күренмәгән сыйфатларның да әдәбиятта урын алуы хакында фикер йөртелә. Әдәби тәнкыйть тарафыннан хәзерге вакытка кадәр тиешенчә бәяләнмәгән кайбер авторларның әсәрләре дә игътибар үзәгенә алына. Язучыларның татар прозасына алып килгән яңалыгын, әдәби форма һәм композиция өлкәсендәге эзләнүләрен ачыклау максатыннан, Т. Таһиров, С. Поварисов, А. Магазов, Р. Сабитов, Р. Ханнанов, Э. Әгъзами, М. Гыйләҗев, И. Тимерханов, Ш. Исмәгыйлева әдәби эшчәнлекләренең төп сыйфатлары билгеләнә; Г. Гатауллин, Х. Мөдәрисова, Д. Булгакова, З. Салихова, А. Зәкиев кебек язучыларның кыскача иҗат портреты тәкъдим ителә; М. Кәбиров, К. Кара, Х. Исмәгыйлев, Д. Булатова прозасына шактый җентекле анализ ясала. Автор тарафыннан Башкортстандагы татар язучыларының иҗаты, төбәк әдәбияты кысаларында гына калмыйча, гомумтатар сүз сәнгате казанышы буларак та каралырга хаклы дигән фикер үткәрелә.

 

Төп төшенчәләр: хәзерге татар прозасы, Башкортстан, төбәк әдәбияты, әдәби барыш, традиция, яңачалык, жанр үзгәрешләре, синкретизм.

 

Мәкалә (тулы версия)