Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең бер, татар әдәбияты кафедрасы ике кафедра − татар әдәбияты кафедрасы һәм XX-XXI гасыр татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедралары берләшү нигезендә барлыкка килә. Кафедра коллективы тарихи рәвештә Казан дәүләт университетының (татар филологиясе бүлеге 1944 елда ачыла) татар әдәбияты теориясе һәм тарихы, хәзерге татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедраларының базасында оешкан. Бу кафедралар атаклы галим-филологлар Р. Хәкимова, Я. Агишев, Х. Госманов, И. Нуруллин, Н.Юзеев исемнәре белән бәйле. Шулай ук кафедраның оешуында Көнчыгыш педагогика институтының (1925 ел) татар теле һәм әдәбияты кафедрасыннан башлангыч алган Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетының татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы өлеше дә зур. Биредә төрле елларда Г. Сәгъди, Г. Рәхим, Г. Нигъмәти, М. Гайнуллин, А. Сайганов һ.б. эшләгән.

Кафедра мәктәпләр, югары уку йортлары, фәнни оешмалар, нәшриятлар, газета һәм журнал редакцияләре, радио һәм телевидение өчен югары белемле кадрлар әзерли. Укуны тәмамлаучылар арасында М. Җәлил, А. Алиш, Г. Кутуй, С. Хәким, Х. Камалов, И. Юзеев, М. Мәһдиев, Н. Фәттах, Г. Ахунов, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Р. Миңнуллин һ.б. кебек атаклы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен күрсәтергә була.

Кафедраның фәнни юнәлеше татар әдәби барышын көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләре, Идел буе һәм Урал яны халыклары әдәбияты контекстында комплекслы тикшерүгә юнәлтелгән. Приоритет юнәлеш буларак, татар әдәбияты һәм фольклорының фәлсәфи-эстетик һәм этик нигезләрен өйрәнү, татар әдәбияты һәм тәнкыйтенең теориясен, тарихын өйрәнү күздә тотыла.

Кафедраның фәнни потенциалы даими рәвештә академик басмалар төзүгә җәлеп ителә. Кафедра әгъзалары, кадрлар әзерләү, фәнни-тикшеренү эшләре алып бару белән бергә, югары уку йортлары, мәктәпләр һәм гимназияләр өчен дәреслек, хрестоматияләр, уку-укыту әсбаплары төзү белән шөгыльләнәләр, мәктәп укучылары өчен тел һәм әдәбият буенча үткәрелгән

конференцияләр, олимпиадалар әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашалар, уку-укыту программалары һәм дәреслекләренә эксперт буларак бәя бирәләр.