Кафедра дөньякүләм танылган Казан тюркология мәктәбенең башында торган Казан лингвистика мәктәбе казанышларына һәм традицияләренә нигезләнә. Бу мәктәпнең күренекле вәкилләре − татар теле белеме кафедрасы әгъзалары − төрки-татар ономастика мәктәбен, тел тарихы юнәлешен, Казан лингвометодик мәктәбен оештырдылар һәм аны дөньякүләм югарылыкта танытуга ирештеләр. Төрле елларда кафедра белән ТР ФА академигы, ТАССР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты М.З. Зәкиев; ТР ФА академигы, ТР атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Югары Советы депутаты Р.А. Юсупов; профессор, ТР

атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, төрки телләр тарихы белгече, Казан университетының атказанган профессоры В.Х. Хаков; ТР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе, төрки-татар ономастика мәктәбенә нигез салган Казан университетының атказанган профессоры Г.Ф. Саттаров; профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе Ф.М. Хисамова; РФ югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР мактаулы укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Ф.Ф. Харисов мөдирлек иттеләр.

Хәзерге вакытта кафедра хезмәткәрләре әлеге мәктәпләрнең фәнни һәм педагогик эшчәнлегенен лаеклы рәвештә дәвам итәләр.

Безнең максат − фән һәм мәгарифне берләштерү, кафедраның лидерлык позицияләрен полимәдәни һәм социомәдәни киңлекләрдә татар телен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдергән әйдәп баручы фәнни, тикшеренү, белем бирү, методик үзәк буларак тотрыкландыру.

Алга куелган максат, кафедраның традицияләреннән чыгып, түбәндәге юнәлешләрдә тормышка ашырыла:

* Татар телен диахрониядә − тарихи үсештә күрсәтү

* Татар телен хәзерге социомәдәни киңлектә чагылдыру

* Күп мәдәниятле шартларда мәктәптә һәм югары уку йортларында татар телен укыту методикасы

Кафедра әгъзалары академик басмалар әзерләүдә катнашалар, югары уку йортлары, мәктәпләр һәм гимназияләр өчен төзелгән дәреслек, хрестоматияләр, уку әсбаплары авторлары булып торалар, мәктәп укучылары өчен татар теле буенча үткәрелгән конференцияләр, олимпиадалар әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашалар, уку-укыту программалары һәм дәреслекләренә эксперт буларак бәя бирәләр.