Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы

Фәнни эшләр буенча директор урынбасары

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Халыкара педагогика академиясенең хакыйкый әгъзасы

Адрес: Казан ш., Татарстан ур, 2, 213 бүлмә

Телефон: (843) 292-40-53

e-mail: ermakeev@mail.ru

1960 нчы елның 1 декаберендә Казан шәһәрендә туган. 1982 нче елда Казан дәүләт педагогия институтын “бик яхшы” билгеләренә тәмамлап “Тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле укытучысы” дигән белгечлек алган. 1982-1985 енче елларда Казан шәһәренең 6 нчы урта мәктәбердә тарих, җәмгыять, белеме, хокук фәннәре укыта .

1985 нче елда аспирант, аннары ассистент, өлкән укытучы, доцент, педагогика кафедрасы профессоры, Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты гуманитар һәм педагогик тикшеренүләр институтының мәгарифне үстерү проблемалары үзәгенең шәхес формалаштыру һәм үстерү фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе. 13 ел дәвамында ТДГПУ ның яшь галимнәр һәим белгечләр Советы рәисе, яшь галимнәр һәм белгечләрнең Республика Советы президиумы әгзасы. Фәнни – тикшеренү эшләрен уңышлы оештырганы өчен ТР балалар һәм яшьләр эшләре Дәүләт комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән.

2008-2011 нче елларда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының фәнни эшләр буенча проректоры

Россия мәгариф академиясенең мәгариф тарихы һәм педагогик фикер проблемалары Фәнни советы әгъзасы. Казан (Идел буе ) федераль университеты каршындагы Д 212.078.01 диссертация советы рәисе.

“Инновацион типтагы белгечләр әзерләүнең теориясе һәм технологияләре” дигән фәнни мәктәп белән җитәкчелек итә. Фәнни эшчәнлеге 190 басма табак күләмендә булган 120 дән артык фәнни хезмәтләрдә чагылыш таба. Алар арасында «Моделирование личности современного учителя: ценностно-смысловой аспект» (Казань, 2004), «Воспитание будущего учителя в процессе педагогического образования (профессионально-смысловой контекст)» (М., 2005), «Доклад о состоянии и результатах деятельности системы образования Республики Татарстан» (Казань, 2006), «Духовно-нравственное воспитание будущего специалиста: становление системы» (М., 2008, автордашлыкта) монографияләре, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы грифын алган «Воспитательный потенциал педагогических дисциплин» (Казань, 2004, автордашлыкта) укыту әсбабы бар.

И.Э. Ярмәкәев Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре (2003), ватан мәгарифен үстерү өлкәсендә иң яхшы фәнни китап Бөтенроссия конкурсы лауреаты (2006), Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы (2007), Тататрстан Республикасының фән-техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), К.Д. Ушинский исемендәге медальбелән бүләкләнгән (2010).