Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улыфилология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире.

1969 нчы елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында  туган.

1995 елда  Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаган (КДПУ “Татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы” кваликациясе алган)

2003-2004 елларда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр Дүләт координацион үзәгендә  “Белем бирү учрежденияләрендә менежмент” программасы буенча һөнәри әзерлек үткән

1998 елда педагогика фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗәгә дәгъвалаган диссертация (рус мәктәбендә татар теле укыту мәсьәләләренә багышланган хезмәт), 2004 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъвалаган диссертация яклаган  (хезмәт татар милли дөнья картинасыны багышлана). Рәдиф Рифкать улы татар тел белемендә лингвокультурология фәненә нигез салучы булып санала  

Хезмәт эшчәнлеге     1987-1989 елларда илебезнең Хәрби көчләре сафында хезмәт итеп,  1995 елда КДПУ тәмамлаганнан соң Р.Р.Җамалетдиновның хезмәт юлы  шул югары уку йорты белән бәйле (КДПУ, 2005 елдан ТДГПУ һәм 01.09.2011 елдан КФУ)

Бу чорда ул (1994-1996 елларда)  Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр; 1999-2002 елларда ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкарды. Шул ук вакытта , фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итеп, студенттан фәннәр кандидаты, фәннәр докторы, ассистенттан ТДГПУ ректоры,  институт директоры дәрәҗәсенә күтәрлде


Фәнни эшчәнлек юнәлешләре: кардәш һәм кардәш булмаган телләрне чагыштырма-типологик яктан тикшерү:структур-функциональ һәм лингвокультурологик  юнәлеш, татар теленә  өйрәтүнең теориясе һәм практикасы. Аның фәнни хезмәтләрен (120 якын хезмәт) шартлы рәвештә түбәндәге темаларга бүлеп карарга мөмкин:

  1. Лингвокультурология өлкәсендәге тикшеренүләр (филология фәннәре докторы  дәрәҗәсенә  дәгъва итеп якланган диссертация  шул юнәлешкә багышлана). Бу мәсьәләгә багышланган 4 монография “Внутренний и внешний мир носителей татарской культуры через призму языка”, «Татарская культура в языковом отражении», «Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре», «Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии»; «Этнокультурная лексика татарского языка» дип аталган  сүзлек. Бу юнәлештә Р.Р.Җамалетдинов җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва иткән  диссертацияләре якланды.
  2. Рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнүгә караган хезмәтләр.  Бу юнәлештә «Теория и практика сопоставительного изучения татарского и русского языков» дигән монография, программа, уку-укыту әсбаплары басылып чыккан.  Әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып  УМО грифы белән чыккан  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик вузларына тәкъдим ителгән «Сопоставительная грамматика татарского и русского языков» дигән уку-укыту әсбабы тора. Бу юнәлештә Р.Р.Җамалетдинов җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсенә дәгъва иткән диссертацияләр якланган.
  3. Татар теле укытуның лингвометодик нигезләрен эшкәртүгә багышлынгын хезмәтләр ( педагогика фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗәгә дәгъвалаган диссертация) «Лингводидактические основы обучения чтению на татарском языке учащихся начальных классов русских школ» и «Основы методики обучения чтению на татарском как неродном языке» дигән монографияләр, уку-укыту әсбаплары, мәктәп программалары (автордаш буларак)


Җәмәгать эшчәнлеге.  Р.Р. Җамалетдинов

Россия фәннәр академиясенең мәдәни һәм табигы        й мирасны өйрәнү һәм саклау фәнни советының “Глобализм шартларында мәгариф традицияләре” комиссиясе әгъзасы (Мәскәү шәһәре)

Педагогик белем бирү берләшмәсенең Президиумы әгъзасы һәм шул ук берләшмәнең   050302 “Туган (татар) тел һәм әдәбият” белгечлеге буенча  укыту-методик   комиссиясе  рәисе

Д 212.078.04 диссертация советы рәисе (белгечлекләр: Рус теле, Россия халыклары телләре (татар теле))

Тататрстан Республикасы  Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә кую Советы әгъзасы һәм  тел өйрәнүнең фәнни һәм хокукый нигезләре комссиясе рәисе

Татарстан Республикасы ректорлар Советы  каршындагы полимәдәни белем бирү вузара советы рәисе

Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси фиркасы әгъзасы

Бүләкләре турында мәгъләмат

РФ президенты В.В.Путин Указы нигезендә Р.Р.Җамалетдиновка «В память 1000-летия Казани» медале тапшырылган, ул К.Д.Ушинский медале, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы Мактау кәгазе,  “Почетный работник высшего профессионального образования Российской Федерации (“Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре”), “За заслуги в образовании” дигән билгеләр, университет, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Гаилә хәле. Өйләнгән, бер ул һәм ике кыз үстерә