Н.М. Юсупова

Казан федераль университеты (Россия)


Т.ГАЛИУЛЛИННЫҢ ФӘННИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕН КОМПЛЕКСЛЫ ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


Аннотация. Статья посвящена изучению жизненной биографии и научно-педагогической деятельности Т.Галиуллина. Научная деятельность ученого рассматривается в ракурсе казанской литературоведческой школы. В статье показано значение его научных трудов для развития татарского литературоведения.

Abstract. The article is devoted to the study of the life biography and scientific and pedagogical activity of T. Galiullin. Scientific activity of the scientist is considered in the foreshortening of the Kazan literary school. The article shows the significance of his scientific works for the development of Tatar literary criticism.

Ключевые слова: Талгат Набиевич Галиуллин, татарское литературоведение, научная деятельность, татарская поэзия.

Keywords: Talgat Nabievich Galiullin, Tatar literary criticism, scientific activity, Tatar poetry.


Тәлгат Нәби улы Галиуллин 75 ел элек – 1938 елның 22 июлендә элек Октябрь (хәзерге Норлат) Кычытканлы авылында дөньяга килә. Күрше Әлмәт авылында унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел Екатеринбург өлкәсендә заводта эшләп, ул Казанга – университетның тарих-филология факультетына әйләнеп кайта. 1961-62 елларда Тәлгат Галиуллин шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент буларак үзен сынап караганнан соң, 1962-65 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли, аспирантура үтә.

1965 елдан язмыш аны Алабуга төбәге белән бәйләп куя: Т. Галиуллин педагогия институтында татар һәм рус әдәбиятларыннан лекцияләр укый, 1967-71 елларда уку-укыту һәм фәнни эшләр буенча проректор, 1971-86 елларда ректор вазифаларын башкара. 1961 елдан ассистент буларак башланган хезмәт юлы доцент баскычлары аша 1983 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрә. Язмышның бормалы, сикәлтәле юлларын Үтеп, бай тәҗрибә туплап, 1986 елда ул Казанга кайта. 1986-88 елларда Казан Дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында профессор булып эшли, рус әдәбиятыннан курслар алып бара. Шулай да аны университет диварлары үзенә тарта: 1988 елда Т.Н. Галиуллин Казан Дәүләт университетына эшкә алына. 1989 елда аңа татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыру эше йөкләнә. Т. Галиуллин биредә 11 ел декан һәм егерме елга якын татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасының мөдире вазифаларын башкара.

Т.Н. Галиуллин фән дөньясына алтмышынчы елларның ахырларында килә. Фәнни эзләнүләрен әдәбиятның катлаулы өлкәсеннән саналган, нечкә әдәби зәвык таләп итҮче шигърият төрендә башлый һәм үзе сайлаган юлына тугрылыклы кала. 1968 елда “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык, 1981 елда 20-30 нчы еллар татар поэзиясен өйрәнҮгә багышланган докторлык диссертацияләрен яклый.

Т. Галиуллин – XX гасыр шигъриятен бербөтен процесс буларак өйрәнгән, Үз концепциясен булдырган, әдәбият белеме фәне үсешенә зур өлеш керткән, аның киләчәккә үсеш-үзгәреш перспективаларын билгеләгән, шушы өлкәдә эзләнүләрне дәвам итәрлек яшь галимнәр әзерләүне тәэмин иткән галим. Татар шигъри мәктәпләрен барлаган, поэзиянең төрле чорларын өйрәнү объекты итеп алган “Яңа Үрләр яулаганда”, “Еллар юлга чакыра”, “Безнең заман – Үзе җыр”, “Шагыйрьләр һәм шигырьләр”, “Дәвамлылык”, “Гомер учагы”, “Здравствуй, поэзия”, “Дыхание времени” кебек гыйльми монографик хезмәтләре шул хакта сөйли. Асылда милли әдәбият белеменең торышын һәм барыр юлын билгеләгән әлеге хезмәтләрдә татар шигъриятенең бай тарихы колачлап өйрәнелә, эчке кануннары, үсеш баскычлары билгеләнә, Кол Гали, Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ, Х. Туфаннардан алып, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Р. Зәйдулла һ.б. иҗатлары төп өйрәнү объекты итеп алына, шигъри мәктәпләрнең традицияләре өйрәнелә. Шушы еллар аралыгында галим С. Хәким, Г. Афал, Р. Харис, Р. Фәйзуллин кебек шагыйрьләрнеү “Үз” тәнкыйтьчесенә, иҗатларын даими төстә укучыга “тәкъдим итеп” баручыга әверелә.

ГалимнеҢ XXI гасыр башында дөнья күргән хезмәтләре дә шул сукмакны дәвам итә, Үстерә. Вакытлы матбугат битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләр белән янәшәдә монографик хезмәтләре дә XX гасыр шигъриятен бербөтен барыш итеп өйрәнү юнәлешендә языла. Шушы аралыкта дөнья күргән җыентык-монографияләренә күз ташлау гына да әлеге фикерне дәлилли. Мәсәлән, “Шигърият баскычлары” (2002) хезмәте шул юнәлештәге фәнни эзләнүләренең бер сөземтәсе буларак дөнья күрә. Татар поэзиясенең иң актуаль мәсьәләләренә игътибар юнәлткән әлеге китапта поэтик мирас белән бәйләнештә бүгенге әдәби процесс нәзари югарылыкта өйрәнелеп, темалар, жанрлар төрлелелеге ачыклана, аерым мәкаләләрдә шигърият белән бәйләнешле нәзари мәсьәләләр кузгатыла.

“Шәхесне гасырлар тудыра” (2003) җыентыгы да XX гасырда яшәп, иҗат эше белән шөгыльләнгән шәхесләр, аларның мирасы турында тагын бер кат уйлану кебек кабул ителә. Әдипләрнең иҗади индивидуальлеген бәяләү белән генә чикләнмичә, Т. Галиуллин үзәккә алынган язучының шәхси тормыш сәхифәләренә туктала, шул рәвешле еллар дәвамында аларның кеше, Иҗатчы буларак формалашуын күзәтә.

Бер төркем мәкаләләрне XX гасырда “ат уйнаткан”, әмма бүген инде иҗатлары әдәби мираска әйләнгән сүз осталарының иҗатын заман югарылыгыннан торып анализ-шәрехләү бер бәйләмгә туплый. Язмалар, эзлекле төстә, төрле иҗади юнәлешләрдә, сәяси дәверләрдә иҗат иткән әдипләрнең мәгънәви җәһәттән бер-берсенә бәйләнгән булуын исбатлый, ягъни фәнни-тәнкыйди эзләнүләрнең нигезенә күчемлелек, дәвамлылык принцибы салына. Галим Г. Тукай, Һ. Такташ, Х. Туфан, Ә. Фәйзи иҗатларына заман нәзари югарылыгыннан бәя бирә, төрле чорларда яшәгән һәм иҗат иткән классик әдипләр иҗатын милли үзенчәлекләргә нигезләнгән эчке уртаклык, иҗади бәйләнеш тоташтыруын, XX йөз башында Тукай күтәргән әдәби һәм иҗтимагый мәсьәләләрнең инкыйлаб белән өзелеп калмавын, ә даими үстерелеп килүен дәлилли.

Шушы ук хезмәттә урын алган “Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте” мәкаләсе Г. Афзал иҗатын өйрәнү юлында үзгә концепция тәкъдим итә. Т. Галиуллин эстетик, структур анализ алымнарына таянып тикшерү ярдәмендә нәзари фикерләрне гамәли нәтиҗәләр белән бергә үрә. Г. Афзал поэзиясен бербөтен процесс буларак бәяләп, бу чорларның фикри-мәгънәви һәм композицион җәһәттән үзара бәйләнешен, дәвамлылыгын күрсәтә. Бу юнәлештәге эзләнүләр ХХ йөздә иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатына яңача “күз ташларга” мөмкинлек бирә.

“Әдәбият – хәтер хәзинәсе” (2008) китабы нәкъ менә шул юнәлештә – әлеге эзләнүләрне тулыландыру юнәлешендә дөнья күрә. Җыентыкта урын алган язмалар шартлы төстә ике өлешне – поэзия үсешендәге актуаль мәсьәләләрне көн тәртибенә куйган, аны өйрәнү юлларын тәкъдим иткән гамәли-методологик мәкаләләрне һәм эссе характерындагы язмаларны берләштерә. Автор китапның буеннан-буена – ХХ гасырда актив иҗат эше белән шөгыльләнгән әдипләр иҗаты мисалында – Тукай традицияләренеҢ татар әдәбиятында Үстерелә баруын, дәвам итүен исбатлап бара. Шушы юлда галим С. Хәким, Ш. Галиев, С. Сөләйманова, Г. Афзал, Зөлфәт, И. Юзеев, Р. Гаташ һ.б. шигырьләрен заманча шәрехли, идея-эстетик Үзенчәлекләрен структур поэтика алымнарыннан файдаланып барлый, әдипләр иҗатында урын алган уртак концепцияне билгели.

Әлеге җыентык Җәлил иҗатына яңача фәнни интерпретация тәкъдим итә. Җәлил иҗатының беренче чорына караган “Кисәк”, “Боз ага”, “Ана”, “Гөлләрем”, “Сөю җыры”, “Сталинга”, “Без кул күтәрәбез”, “Хат ташучы”, “Алтынчәч” шигъри әсәрләрендәге фикри эчтәлекне, идеологик, архетипик образ-мотивларны ачыклау, образлылык тудыру хасиятләрен, төрле жанрларда эшли алу мөмкинлекләрен барлау, сугыш чорында язылган күпсанлы шигырьләрендә яшә һәм үлем фәлсәфәсенең үсеш-үзгәрешен, шәхес һәм идеология хакыйкатен ачыклау, пейзаж вазифаларын, символик, метафорик образлар, ачкыч сүзләр ярдәмендә үткәрелгән фикер, кичереш үсешен, төп композицион алымнарны барлау-өйрәнү, шигырьләрьгә җентекле анализ аша Җәлил иҗатының үсеш юллары тулы күз алдына бастырыла.

“Шаулый еллар заман җилләрендә” мәкаләсендә ХХ-ХХI гасыр чикләрендәге поэзиягә яңача бәя бирелә. Ул шушы чор шигъриятен өйрәнүнең концепциясен, үзәк юлларын барлый, хезмәттә үзәккә алыначак төп теоретик мәсьәләр – тема-проблема, шигъри әсәрләрнең нигезен тәшкил иткән хис-кичереш үсеше, лирик герой бирелеше, образлар системасы, символ-детальләрнең кулланылыш үзенчәлекләре, жанр һәм жанр төрләре, стиль хакында сүз башлый. Алда өйрәнеләсе мәкаләләрдә автор шушы теоретик фикерләрен әдипләр иҗаты мисалында раслый.

“Шаулый еллар заман җилләрендә”, “Йөзеп бара әдәбият-кораб”, “Лирика – кеше җаны җимеше”, “Бездә ак шигырь бармы?” язмаларында шушы чор поэзиясенә хас һәм теләсә кайсы шагырь иҗатын бәяләүдә нигез хезмәтен үти алырлык берничә нәзари сыйфат, тенденция аерып чыгарыла: лирик герой бирелеше; тематик төрлелек, хис-кичерешне җиткерү үзенчәлеге; проблемаларның, мотивларның төрлелеге; жанр һәм жанр төрләренең сан һәм сыйфат ягыннан төрлелеге; поэтик алымнарның байлыгы. Галим әлеге нәзари фикерләрен шушы чорның күренекле авторлары иҗаты мисалында гамәли төгәлләштерә.

Галимлекнең китап язу, фәнни басмалар чыгару белән генә чикләнмәвен яхшы аңлаган Т. Галиуллин татар фәненең киләчәген кайгыртып, шәкертләр – Үз эшенең дәвамчыларын әзерли. Аның шәкертләре Остазларының ярдәмен тоеп, төрле уку йортларында, фәнни оешмаларда эшлиләр. Холкы-фигыле белән тыныч, ипле, үз тормыш позициясен берәүдән дә яшермәгән, саллы фикерле, стратегик күзаллауга сәләтле, зирәк, олысына-кечесенә хәерхаклы, ярдәмчел мөнәсәбәттә яшәгән галим укучылары өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә, татар шагыйрьләре өчен дә якын һәм кадерле.