М.М. Шәкүрова, Л.М. Гиниятуллина,

ТР Фәннәр АкадемиясенеҢ Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Россия)


СӘГАДӘТ МӨГАЛЛИМ УЛЫ ИБРАҺИМОВНЫҢ МЕТОДИК МИРАСЫ


Аннотация. В статье содержится обзор научного наследия кандидата филологических наук, доцента С.М. Ибрагимова. Основное внимание уделяется анализу лингвометодических трудов ученого. Выявлена роль С. Ибрагимова в истории национального образования РТ.

Abstract. The article contains an overview of the scientific legacy of Candidate of Philology, Associate Professor S.M. Ibragimova. The main attention is paid to the analysis of the linguistic methods of the scientist. S. Ibrahimov's role in the history of the national education of the Republic of Tajikistan was revealed.

Ключевые слова: татарский язык, аналитические конструкции, синтаксическая стилистика, методика преподавания, С.М. Ибрагимов.

Keywords: Tatar language, analytical constructions, syntactic stylistics, teaching methods, S.М. Ibragimov.


Татар тел белеме гыйлемле, талантлы һәм бөтен гомерен, барлыгын фәнгә багышлаган галимнәргә бик бай. Шулар арасында аерым урынны Татарстан ЅөмһҮриятенеҢ атказанган укытучысы, Казан дәҮләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Сәгадәт Мөгаллим улы Ибраһимов алып тора. Ул татар теленеҢ катлаулы булган синтаксис һәм стилистика тармакларын бишбармак кебек белҮче – академикларныҢ да академигы булды. КҮренекле галим, татар тел белемендә һәм, гомумән, тюркологиядә беренчеләрдән булып, «Татар телендә аналитик төзелмәләр» дигән монографиясендә башка аналитик чаралар белән бергә мөнәсәбәтле сҮзләрне дә ѕентекләп тикшерде, мөнәсәбәтле сҮзләрнеҢ Үзенчәлекләрен системалы рәвештә кҮрсәтеп бирде, аларны теркәгеч сҮзләр һәм ияртҮче теркәгечләр белән чагыштырып, төп Үзенчәлекләрен билгеләде.

С.М. Ибраһимов 1928 елныҢ 25 нче маенда Азнакай төбәгенеҢ Таллы БҮләк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ютазы районы Кәрәкәшле авылы мәктәбен тәмамлаганнан соҢ, 1946-1951 елларда Казан дәҮләт университетыныҢ тарих-филология факультетында белем ала, укытучы (Мөслим, 1951-1954), татар теле һәм әдәбияты инспекторы (Мөслим, Лениногорск, 1954-1958) вазыйфаларын башкара, газетада эшли. 1960 елда С.М. Ибраһимов Казан дәҮләт университетыныҢ аспирантурасына укырга керә, кандидатлык диссертациясен дә уҢышлы итеп яклап чыга (1964). Аннары Казан дәҮләт университетыныҢ татар теле кафедрасында, 1989 елдан татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында эшләде [5: 127]. Гыйльми эш алып бару белән беррәттән, ул бик кҮп вакытын һәм көчен татар телен укытуга багышлый, урта мәктәпләр өчен программалар һәм дәреслекләр, методик кулланмалар һәм дидактик материаллар төзҮдә катнаша: «Синтаксик стилистикадан кҮнегҮләр» (1968), «Синтаксистан кҮнегҮләр ѕыентыгы» (1970), «Татар теле: Синтаксис. 7-8 нче сыйныфлар өчен дәреслек» (1973), «Татар теле. Синтаксис. 7 нче сыйныф өчен» (1993). «Татар теле. 9 нчы сыйныф, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәреслек» (1997) һ.б. Шунысын да әйтеп Үтәргә кирәк: С.М. ИбраһимовныҢ мәктәп һәм вуз программалары, VII, IX татар һәм XI сыйныф рус урта гомуми белем бирҮ мәктәпләре өчен чыккан югары сыйфатлы татар теле дәреслекләре галимнеҢ кҮпьеллык гыйльми тикшеренҮләре, укыту тәѕрибәсе нигезендә эшләнгән. Әлеге дәреслекләр бҮген дә ничәмә-ничә буынны тирән белемле, грамоталы белгечләр итеп тәрбияләҮдә классик өлге булып торалар [4: 16].

С.М. Ибраһимов – фәнни хезмәтләрдән тыш, кҮпсанлы мәкаләләләр авторы да. Ул аларны даими рәвештә «Совет мәктәбе», «Мәгариф», «Совет тюркологиясе» журналларында һәм төрле фәнни ѕыентыкларда бастырып килә. Мәсәлән, «УкучыларныҢ тел кҮнекмәсен ҮстерҮдә аналитик һәм синтетик төзелештән файдалану» дигән мәкаләсендә (1963) сөйләм телен ҮстерҮдә яисә рус балаларына татар теле укытуда аналитик һәм синтетик формалы ѕөмләләрне куллану һәм аларныҢ синонимлыгы турында сҮз алып барыла. 1969 елда «Татар теле белеме мәсьәләләре» ѕыентыгында «Татар телендә синтаксик синонимнарны өйрәнҮ һәм аларны билгеләҮнеҢ кайбер мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә синтаксик синонимнар мәсьәләсенә туктала һ.б.

Тагын бер мәкаләсенә тукталып Үтәсе килә. Татар тел гыйлеме өчен әһәмиятьле фәнни журналлардан саналган «Советская тюркология» журналында 1987 елда «Формирование и функционирование татарского языка» исемле фәнни язмалар ѕыентыгына аннотация буларак язылган бер мәкаләсе дөнья кҮрә. Галим ѕыентыкта чыккан М.З. Зәкиев, Я.Ф. Кузьмин-Юмадин, Ф.Ю. Юсупов, М. Нигъматуллов, Г.И. Одинокова, А.С. Зинина, кебек кҮренекле галимнәрнеҢ мәкаләләренә кыскача аннотация яза.

Галимнең «Татар телендә аналитик төзелмәләр» (1964), «Чагыштырулы төзелмәләр һәм аларныҢ синонимнары» (1966), «Синтаксик синонимнар һәм аларныҢ төрләре» (1970), «Газета теле» (1971), «Татар телендә синтаксик синонимнар» (1976), «Синтаксик стилистика» (1989) һ.б. фундаменталь хезмәтләре бҮген дә актуаль. Мәсәлән, С.М. Ибраһимов «Татар телендә аналитик төзелмәләр» дигән хезмәтендә синтетик ѕөмләне – аналитик иярчен ѕөмләгә, гади ѕөмләне аналитик иярченле кушма ѕөмләгә әйләндерҮ, берничә гади ѕөмләдән аналитик (яки синтетик) бәйләнештәге кушма ѕөмләләр төзҮ һ.б. Үзенчәлекләрен ачыклый. Бер Үк мәгънәдәге кирәксез кабатлауларны булдырмау, кирәк урында бер төрне икенчесе белән алмаштыру өчен, телебездә бик кҮп чаралар кулланырга, фикерне укучыга төгәл ѕиткерҮдә шуларныҢ иҢ уҢышлысын сайлап алырга тәкъдим итә.

1971 елда чыккан «Газета теле» дип аталган кулланмасыныҢ беренче бҮлекчәсендә автор, төрле газеталарның телен өйрәнеп, аныҢ нинди юнәлештә Үсә баруын, бу эштәге уңышларны, булган кимчелекләрне яктырту, киләчәк өчен төп бурычларны билгеләү максатыннан язылган мәкаләләргә кҮзәтҮ ясый. Әлеге хезмәтнең икенче бүлекчәсендә газета теленеҢ Үзенчәлекләре билгеләнә: газета телен төрле терминнар, халыкка аҢлаешсыз сҮзләр белән чуарламаска; ясалма сҮзләрдән, калькалардан котылырга; сҮзтезмәләрнеҢ компонентлары арасында килешә алу-алмаулары мәсьәләсен дә читләтеп Үтмәскә; бәйләҮче чараларныҢ кҮп төрлелегеннән файдаланырга; яҢа сҮзләр кулланганда, тел хасиятләренә игътибар итәргә кирәклек һ.б. ассызыклана.

С.М. ИбраһимовныҢ «Татар телендә синтаксик синонимнар» дигән китабы (1976) әлегә татар тел белемендә аз тикшерелгән, әмма сөйләм өчен зур әһәмияте булган синтаксик синонимнарны билгеләҮгә, аларныҢ төрләрен, кулланылышын өйрәнҮгә багышланган. СинонимнарныҢ телебезне баетудагы, сөйләм матурлыгын арттыру һәм стильне камилләштерҮдәге урыны кҮрсәтелә. Синтаксик синонимнарны читләтеп эш итҮнеҢ стильгә, әдәби телебезгә зарар китерҮ ихтималы да истә тотыла [1: 9].

ГалимнеҢ 1989 нчы елда чыккан «Синтаксик стилистика» дигән китабы татар сөйләме өчен әһәмиятле саналган синтаксик стилистика мәсьләләрен Үз эченә ала. Анда сөйләм берәмлекләрен стилистик куллану, синтаксик синоним һәм омоним кҮренешләре тулы яктырту таба. «Башка синонимнарны бик иркен кулланырга мөмкин булып та, бары тик буенча бәйлек сҮзен һәрвакыт кирәгеннән артык алуны, шул чара исәбенә ѕиҢел генә котылырга тырышуны һич тә мактап булмый» дип, сөйләмдә ялыктыргыч бертөрлелектән котылырга чакыра [2: 103]. Газета-журнал битләрендә, матур әдәбиятта буенча бәйлек сҮзе белән төзелгән сҮзтезмә һәм ѕөмләләрнеҢ саны бҮген дә артканнан-арта бара.

С.М. Ибраһимов әлеге хезмәттә сөйләмдә синтаксик омонимнарныҢ (төзелешләре белән бердәй булып, берничә мәгънәне аҢлата торган сҮзтезмәләрнеҢ, ѕөмләләрнеҢ) бер төре булган стиль омонимнарын булдырмау турында да сҮз алып бара: бу төр омонимнар «…стильне матурламыйлар, бәлки фикерне төгәл, ачык, анык һәм дөрес итеп әйтеп бирергә комачаулык ясыйлар, укучыга ѕөмлә тиз генә барып ѕитми, берничә төрле хөкем йөртергә урын кала» [3: 112]. Мондый омонимнардан качу (нинди дә булса бер сҮз ияртҮче сҮздән читләштерелгән булырга мөмкин; бер исем белән икенче кешенеҢ фамилиясен янәшә кую; тартымлы сҮз алдагы сҮз белән бәйләнештә каралу һ.б.) укучыларныҢ язма эшләрендә, инша, хикәяләрдә, газета-журнал мәкаләләрендә, әдәби әсәрләрдә фикерне төгәл бирергә мөмкинлек ача: Григорий Федоров «эшеннән» тәмам туйган иде (А. Расих). Бу ѕөмләдә ФедоровныҢ исеме Григорий дип аҢлашылырга мөмкин. Кирәк: Федоров «эшеннән» Григорий тәмам туйган иде [3: 115]. Әлеге хезмәттән алынган тагын бер мисалга тукталып Үтик: Казанга кайткач, Вәли картныҢ киҢәшен онытмады (Г. Әпсәләмов). Кирәк: КартныҢ киҢәшен Вәли Казанга кайткач онытмады. Биредә сҮз тәртибен Үзгәртеп язу омонимлыктан коткарган. Биредәге карт сҮзе Вәли белән бернинди бәйләнештә тормый, бу ике сҮз ике кешене аҢлата. Гомумән, С.М. ИбраһимовныҢ бу хезмәтләре фикер тирәнлеге, фән логикасы, искиткеч зур фактик материалга нигезләнҮе белән татар тел белемендә югары бәяләнде.

Фәнни хезмәтләр язу белән беррәттән С.М. Ибраһимов фәнгә яшь алмаш әзерләҮ белән дә шөгыльләнде, аспирантларга фәнни ѕитәкче булды, бик кҮп диссертацияләргә бәяләмәләр язды. Џтә тыйнак, сабыр холыклы, хезмәт сөючән, тирән белемле, иҢ кҮркәм сыйфатларга ия булган галим белән 12 ел бер кафедрада эшләдек, бер генә рус сҮзе кыстырып сөйләшергә дә ояла идек, һәрдаим Сәгадәт абыйныҢ ярдәмен тоеп яшәдек.

С.М. ИбраһимовныҢ тормышы һәм ижат юлы гаять кызыклы. Бер мәкалә кысаларында гына аныҢ бөтен хезмәтләрен өйрәнҮ һәм тәкъдим итҮ мөмкин дә тҮгел. С.М. Ибраһимов – чыннан да кҮп кырлы, бай иѕаты белән кызыклы шәхес. Ул педагог та, психолог та, оста һәм сизгер тәрбияче, методист һәм журналист, телче дә. Ул һәркем тарафыннан хөрмәт ителә торган галим. АныҢ фәнни һәм методик хезмәтләре хәзер дә зур әһәмияткә ия.

Әдәбият

1. Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. – 168 б.

2. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989. – 150 б.

3. Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2008. – 159 б.

4. ШәкҮрова М.М. Фәнгә багышланган гомер // Мәгариф. – 2008. – № 10. – Б. 15-18

5. ШәкҮрова М.М. Татар телен укыту методикасыныҢ фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр). –  Казан: Ихлас, 2012. – 144 б.