Л.Ф. Җамалиева

Казан федераль университеты (Россия)


М. БАКИРОВ – КҮРЕНЕКЛЕ ФОЛЬКЛОРИСТ ҺӘМ ПЕДАГОГ

(югары мәктәптә татар халык авыз иҗатын укыту тәҗрибәсеннән)


Аннотация. Статья посвящена изучению деятельности известного татарского ученого – М.Бакирова в области татарской фольлористики. Марсель Хаернасович Бакиров – доктор филологических наук, профессор - почти полвека работал на кафедре татарской литературы Казанского государственного университета, ныне Казанского федерального университета. Вел основные курсы как “Теория литературы”, “Введение в литературоведение”, “Теория стиха”, “Татарское устное народное творчесто”. М.Бакиров является автором свыше 450 опубликованных работ, из них 7 монографий. Является автором программы и учебника по устному народному творчеству. В 2012 году опубликовал монографию “Татарский фольклор”, который является первым монографическим трудом в отечественной и национальной науке о фольклоре татарского народа на русском языке.

Abstract. the Article is devoted to the study of the work of the famous Tatar scientist – M. Bakirov in the field of Tatar folkloristiki. Marcel Bakirov-doctor of Philology, Professor - worked for almost half a century at the Department of Tatar literature of Kazan state University, now Kazan Federal University. He taught basic courses such as”, “Тheory of literature”, Introduction to literary studies“,” Тheory of verse“,”Tatar folk». M. Bakirov is the author of over 450 published works, including 7 monographs. He is the author of the program and textbook on Tatar folk. In 2012 he published a monograph «Tatar folklore», which is the first monographic work in the national and national science of folklore of the Tatar people in Russian.

Ключевые слова: фольклорист, татарское устное народное творчесто, преподавание фольклора, ученый.

Keywords: folklorist, Tatar folklore, teaching folklore, scientist.


2018 ел – Казан университеты тарихында күренекле эз калдырган күп кенә күренекле галимнәренең юбилей еллары. Быел танылган әдәбият һәм фольклор галиме, филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе, Татарстанныңатказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Хәернас улы БакировныҢ да зур юбилее – 10 декабрьдә аңа 85 яшь тула.

М. Бакиров – тумышы белән татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә күп кенә кҮренекле шәхесләрне биргән Мөслим төбәгеннән. Әтисе Хәернас абый – тирә-якта танылган укымышлы кеше, математика укытучысы, мәктәп директоры, партком секретаре кебек ѕаваплы вазифаларны башкарган кеше. Әнисе Фатыйма апа – башлангыч сыйныфлар укытучысы. 30 нчы еллар афәте бу гаиләне дә читләтеп үтми. Хәернас абыйны “халык дошманы” дип нахак яла ягып кулга алалар һәм атып Үтерәләр. Тол калган Фатыйма апага һәм балаларга бик кҮп авырлыклар кҮрергә туры килә. Бу елларда ачлыкны, да рухи кимсетҮләрне дә кичергән балалар ныгый гына баралар – барысы да югары белем ала, тормышта Үз урыннарын таба. ГалимнеҢ тормыш сәхифәләре һәм эшчәнлеге хакында аның юбилее уңаеннан басылган ѕыентыкта хезмәттәшләре, шәкертләре тарафыннан язылган бик кызыклы мәкаләләрне укырга мөмкин [1:4-23].

1951 нче елда Марсель Казан дәҮләт университетыныҢ татар теле һәм әдәбияты бҮлегенә укырга керә. БҮлектә генә тҮгел, тарих-филология факультетында тырыш, уҢган студентларныҢ берсе буларак таныла. Укуда гына түгел, ѕәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, ул рәссам һәм мөхәррир булган “Әдәби сҮз” факультет газетасы бәйгеләрдә алдынгы урыннарга чыга.

Университетны тәмамлаганнан соң, М. Бакиров 1956-1966 елларда ун ел дәвамында Уфада “Кызыл таң” өлкә газетасында эшли. Үзен тәѕрибәле журналист буларак таныта. Уфага командировкага килгән галим, диплом ѕитәкчесе булган профессор Х. Госман белән очрашу аның тормышында хәлиткеч борылыш ясый: остазы аны Үзенә аспирантурага чакыра. Дүртенче дистәне ваклый башлаган Марсель Казанга күчеп килә һәм Үѕәтләнеп фән дөньясына чума. Тырыш хезмәт нәтиѕәсе буларак, 1972 елныҢ 14 апрелендә “Эксперименталь тикшеренҮләр яктылыгында төрки һәм татар шигырь төзелешенең Үзенчәлекләре” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Әлеге хезмәт гыйльми ѕәмәгатьчелек тарафыннан татар әдәбияты фәнендә генә тҮгел, гомумән, тюркологиядә зур казаныш буларак бәяләнә. СоҢрак аның нигезендә “Шигърият дөньясына сәяхәт: фольклордан классик шигырьгә күчеш тарихыннан” дип исемләнгән монография басыла. Гадәттә, кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, яшь галимнәр докторлык диссертациясен язу эшенә керешә. Әмма М. Бакиров сан артыннан куучылардан түгел. Фәнгә бик зур ѕаваплылык белән караучы, һәр әйткән фикерен саллы мисаллар белән дәлилләүче галим ул. Шуңа да, алдагы чирек гасырдан артык гомерен ул төрле чыганаклардан бик кҮп санлы факт-мәгълүматлар туплап, төрки шигъриятнең бик борынгы жанрларын ачыклый, гомумтюркология планында кызыклы һәм мөһим ачышлар ясый. Озакка сузылган ѕитди фәнни эзләнүләрнең саллы нәтиѕәсе буларак башта “Мирас” журналында хезмәтнең аерым бҮлекләрен, аннан аерым монография бастыра һәм 1999 елда “Гомумтөрки сүз сәнгатенең яралуы һәм иң борынгы формалары” дип исемләнгән докторлык диссертациясен яклый.

Шигърият белән бәйле әлеге ифрат кыйммәтле хезмәтләр янәшәсендә М. Бакировның татар халык авыз иѕаты өлкәсендәге зур эшчәнлеге дә аерым тикшеренҮ таләп итә торган өлкә. Ярты гасыр гомерен Казан дәүләт университеты, хәзерге Казан федераль университеты студентларына белем һәм тәрбия бирү эшенә багышлаган галим һәм педагог бу юнәлештә дә нәтиѕәле хезмәт алып барган. “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе”, “Шигырь төзелеше” кебек төп курслар белән бергә М. Бакиров 40 елдан артык “Татар халык иѕаты” курсы буенча да лекцияләр укый, гамәли дәресләр алып бара. Озак вакытлар Татарстанда гына тҮгел, татарлар кҮпләп яшәгән чит төбәкләргә оештырылган фольклор экспедицияләренә ѕитәкчелек итә. ХалкыбызныҢ сҮз сәнгатен, рухи энѕеләрен туплап, бик кызыклы фәнни мәкаләләр яза. “Фольклор жанрларын ситема итеп тикшерҮ тәѕрибәсе” (1979) монографиясендә бәет жанрын тикшерә; “Фольклор жанрларын анализлау” (1986) дип аталган коллектив хезмәттә фольклор жанры буларак ырымнарны өйрәнә.

Югары уку йортында татар халык авыз иѕатын өйрәтҮдә дәреслек буларак 2000 елларга кадәр татар фольклоры буенча беренче фән кандидаты һәм докторы Х. ЯрмөхәммәтовныҢ “Татар халкыныҢ поэтик иѕаты” монографиясе хезмәт итте. 2003 елда кҮренекле фольклор галиме Ф. УрманченыҢ “Татар халык иѕаты” дәреслеге һәм К. МиҢнуллин белән берлектә аныҢ хрестоматиясе дә дөнья кҮрде. Татар халык авыз иѕаты буенча бик бай мәгълҮмат тупланган әлеге дәреслекләр бҮген дә урта һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары тарафыннан яратып кулланыла.

Алар белән янәшәдә бҮгене көн студентлары М. Бакиров дәреслеге белән дә укый. ГалимнеҢ бу өлкәдәге кҮпьеллык эшчәнлеге, башта укыту планы һәм стандартлары нигезендә программа буларак формалаша һәм 2002 елда “Мирас” журналыныҢ 6 нчы санында дөнья кҮрә. Шул ук елны Казан дәҮләт университетында басыла. Ә инде 2008 елда “Мәгариф” нәшриятендә галимнеҢ “Татар фольклоры” дәреслеге дөнья кҮрә. Филология фәннәре докторы Ә. Шәрипов Үз вакытында бу дәреслекне тҮбәндәгечә бәяли: “Әлеге китап илебездә һәм татар фольклористикасында ирешелгән иҢ мөһим казанышларны исәпкә алып һәм авторныҢ кҮпьеллык Үз укыту тәѕрибәсенә, кҮпьяклы фәнни тикшеренҮләренә таянып язылган. МоҢа кадәрге хезмәтләрдән аермалы буларак, ул татар халык иѕатындагы бөтен мөһим традицион жанрларны да Үз эченә ала” [2: 22]. Чыннан да, дәреслекнеҢ һәр бҮлегендә аерым жанрларныҢ һәм әсәрләрнеҢ гомуми-типологик һәм милли Үзенчәлекләрен, халкыбызныҢ иксез-чиксез рухи байлыгын ачуга зур урын бирелә. ГалимнеҢ кҮпьеллык тәѕрибәсе дәреслеккә сайланган материалныҢ кҮләмендә, байлыгында да кҮренә. Һәр бҮлектә, жанрга бәйле рәвештә бик киҢ кырлы материал анализлана һәм бҮгенге көн студенты кабул итәрлек дәрәѕәдә эзлекле һәм системалы итеп тәкъдим ителә. Һәр бҮлектән соҢ тема буенча бик бай әдәбият исемлеге бирелә [3]. “Татар халык авыз иѕаты” курсын әлеге дәреслек буенча укыган студентлар, кагыйдә буларак, татар халкыныҢ гына тҮгел, башка халыклар фольклоры буенча да шактый бай мәгълҮмат алалар, гомумән, фльклористика нигезләре турында кҮзаллау булдыралар.

2012 елда М. БакировныҢ рус телендә “Татарский фольклор” монографиясе басылып чыкты. Бу – татар халык авыз иѕаты буенча рус телендә басылган беренче монографик хезмәт. Ул хәзерге фольклористиканыҢ фундаменталь һәм яҢа казанышларын исәпкә алып, авторныҢ ярты гасырдан артык алып барган эзләнҮләре, кҮпьеллык укыту тәѕрибәсенә таянып язылган. Гыйльми ѕәмәгатьчелек тарафыннан татар фольклористикасы тарихында олуг казаныш буларак бәяләнгән бу хезмәт кҮптән көтелгән иде. Татар халык авыз иѕатыныҢ төп жанрларын, аларныҢ Үсеш-Үзгәреш тарихын эчен алган бу монография татар фольклоры белән кызыксынучы башка милләт кешеләре өчен бик зур хәзинә. Хезмәттә бирелгән әсәр исемнәре, текстлар татар һәм рус телләрендә. ТекстныҢ мәгънәсен рус телендә укып аҢлаучыга аныҢ оригиналда татарча язылышын, яҢгырашын тәкъдим итҮ дә бик әһәмиятле, минемчә.

Гомере буе татар фәненә тугры хезмәт иткән галим М. Бакиров, фольклорныҢ гадәти кешеләр телендә, көнкҮрешендә яшәешен дә онытмый. Чөнки халык иѕаты халыкныҢ телендә яши. Әдәбият, сәнгать сөючеләр вакытлы матбугатта – “Казан утлары”, “Мирас”, “БезнеҢ мирас” һ.б. журналларда, “Мәдәни ѕомга” газетасында аныҢ фольклорга караган фәнни һәм фәнни-популяр язмаларын яратып укып баралар. 2007 елда ул “СҮз” нәшриятендә “Котлы булсын туегыз!” дип исемләнгән китап бастырды [4]. Гаилә йолаларыныҢ иҢ матуры, еллар дәвамында зур Үзгәрешләр кичереп тә, бҮген дә сакланган никах-туй йолалары белән бәйле әлеге хезмәттә татар халкыныҢ борынгыдан килгән туй йолалары буенча фәнни мәгълҮмат та, авторныҢ кҮпьеллык фольклор экспедицияләре вакытында тупланган материаллары да урын алган.

М. Бакиров бҮген дә халкына хезмәт итә. Ул ТР Фәннәр академиясенеҢ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныҢ халык иѕаты бҮлегенеҢ баш фәнни хезмәткәре, ТР Мәдният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне ҮстерҮ Үзәге хезмәткәре.

Әдәбият

1. Бакиров М.Х. Шәхес. Галим. Остаз. – Казан: СҮз, 2008. – 80 б.

2. Шәрипов Ә. Олпат остаз һәм олуг галим // Бакиров М.Х. Шәхес. Галим. Остаз. – Казан: СҮз, 2008. – Б. 4-23.

3. Бакиров М. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

4. Бакиров М. Котлы булсын туегыз! – Казан: СҮз, 2007. – 190 б.