Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина,

РФА Көнчыгышны өйрәнү институты,

Россия, 107031, Мәскәү ш., Рождественка ур., 12 нче йорт,

alfina2003@yandex.ru.

 

Истанбул университетында  күренекле татар галиме һәм сәясәт эшлеклесе Садри Максуди Арсалның үлеменә 60 ел тулу уңаеннан бер мәҗмуга басылып чыкты. Мәҗмугага Садри Максудиның биографиясенә карата материаллар, библиографик, аналитик мәкаләләр, галимнең кайбер хезмәтләренең тәрҗемәләре кергән. Төрек галимнәре, Садри Максудиның төрки хокук белеме тарихы, лингвистика, социология өлкәләрендәге хезмәтләрен югары  бәяләп, аның Төркиядә хокук белеме фәненә нигез салуын, юридик дисциплиналар буенча беренче вуз дәреслекләрен язуын хөрмәт белән телгә алалар. Китапта Садри Максуди  һәм Мостафа Кәмал Ататөрек арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә эпизодлар китерелә.

 

Төп төшенчәләр: Садри Максуди Арсал, Төркия, төрки хокук белеме тарихы, Ататөрек.

 

Мәкалә (тулы версия)