Диләрә Әнәс кызы Мөхәммәдьярова,

Чепья “Халыклар дуслыгы” туган якны өйрәнү музееның

1 нче номерлы филиалы М.Фәйзи әдәби музей-утары,

Россия, 422243, Татарстан республикасы Балтач районы

Шода авылы, Х.Сабиров ур., 3 нче А йорт

eclipse04@mail.ru.

 

Мәкалә татар драматургы, язучы, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллинга (Фәйзи) (1891–1928) багышлана. Анда каһарман шәхеснең фаҗигале язмышы, татар мәдәнияте өчен корбан ителгән тормышы хакында мәгълүмат бирелеп, аның татар халкына хезмәт итүдәге гражданлык батырлыгы ачыла. Автор XX гасырның беренче утызъеллыгында М. Фәйзинең татар мәдәниятенә һәм татар халкын мәгърифәтле итүгә керткән өлеше хакында бәян итә. Шулай ук язучының шәхесен формалаштырган тарихи-мәдәни шартлар яктыртыла, иҗатында илһам чыганагы булган Казан, Нократ һәм Оренбург губерналары татарларының халык музыкасы, җырлары, сөйләме, фольклоры, гореф-гадәтләре һәм йолалары тикшерелә. Мәкаләдә М. Фәйзинең иҗади мирасын саклап калу мәсьәләләре күтәрелә: тәрҗемәи хәлен өйрәнү һәм этнография өчен зур әһәмияткә ия булган көндәлекләрен иске татар язуыннан кириллицага күчерү (транслитерацияләү), сәнгать белгечләренең игътибарын аның җыр иҗатын өйрәнүгә җәлеп итү, язучының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү һәм исемен мәңгеләштерү. Автор бу шәхес эшчәнлегенең публицистика, балалар өчен әсәрләрне рус теленнән татарчага тәрҗемә итү, китапханәчелек, һәвәскәрләр өчен драма түгәрәкләре оештыру, әдәби эшчәнлек (проза, шигърият, драматургия) кебек аспектларына игътибарын юнәлтә. Мәкаләдә М.Фәйзинең театр сәнгатен, «Галиябану» музыкаль драмасы мисалында милли драматургияне жанр ягыннан баетуга керткән өлеше бәяләнә. Пьесаның язылу тарихы һәм аның быел 100 еллыгы билгеләп үтелә торган беренче куелышы хакында да берничә юллык мәгълүмат урын ала.

 

Төп төшенчәләр: Мирхәйдәр Фәйзи, татар әдәбияты, әдәби һәм драма түгәрәкләре, мәдәни-агарту эшчәнлеге, мирас, музыкаль драма, мәдәният, новаторлык, татар фольклоры.

 

Мәкалә (тулы версия)