Мисте Хотопп-Рикке,

Кавказ, татарларны өйрәнү
һәм Төркестан тикшеренүләре институты (ICATAT),

Алмания, 39124, Магдебург ш., Швизер ур., 11 нче йорт / R. 2126,

Hotopp-Riecke@icatat.de.

 

Мәкаләдә Урта Алманиядәге татар каберләренең тарихы турында кызыклы материал тәкъдим ителә. Чыганакларны киң күләмдә анализлау нигезендә Саксониянең Диппольдисвальде (Dippoldiswalde) һәм Клайнбойһа (Kleinbeucha) шәһәрләрендәге татар каберлекләре турындагы мәгълүматлар системага салып бирелә. Авторның игътибары тарихи фактларны бәян итүгә түгел, күбрәк әлеге феноменның рухи ягын тикшерүгә юнәлдерелә. Каберлекләрнең тарихын торгызып, алар белән бәйле риваять һәм истәлекләрне анализлап, тикшерүче җирле халыкларның татар һәм башкортларга мөнәсәбәттәге стереотиплары динамикасын ачыклый. Төбәк мәдәниятендә һәм Алманиянең туристик инфраструктурасында «татар каберләре»нең әһәмияте ачып бирелә.

 

Төп төшенчәләр: татарлар, тарихи хәтер, Урта Алмания, татар каберлекләре, алман-татар бәйләнешләре.

 

Мәкалә (тулы версия)