Элвира Фирдәүл кызы Нагуманова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

ehlviran@yandex.ru.

 

Мәкаләдә хәзерге татар шагыйрьләре әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренә беренчеләрдән булып күзәтү ясала; шигъри текстларны татар теленнән русчага тәрҗемә практикасындагы гомуми тенденцияләр билгеләнә. Башкала нәшриятларында (мәсәлән, «Яңа татар поэзиясе антологиясе») һәм Казан басмаханәләрендә (Сөләйман, Мирза, Ленар Шәех шигырьләре тәрҗемәләренең җыентыклары) татар теленнән русчага дистәләгән тәрҗемә җыентыкларының басылуы ХХI гасыр башында милли телләрдән тәрҗемәләргә игътибар артуны күрсәтә. Китаплардагы оригиналдан тәрҗемәләр сүзгә-сүз тәрҗемәләрдән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора. Тәрҗемә ителгән әсәрләргә анализ хәзерге тәрҗемәчеләрнең татар шигырьләре поэтикасын рус теленә төгәл бирүнең төрле кызыклы формаларын табулары хакында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә; әмма хәзерге татар лирикасының күп кенә үрнәкләре чит телләргә авыр тәрҗемә ителә.

 

Төп төшенчәләр: хәзерге татар поэзиясе, тәрҗемә, оригинал, рус теле, поэтика, бердәйлек.

 

Мәкалә (тулы версия)