Азимхан Оразбай улы Ыбырайым,

М. Х. Дулати ис. Тараз дәүләт университеты,

Казахстан Республикасы, 080000, Тараз ш., Сулейманов ур., 7 нче йорт,

azimchan23@mail.ru.

 

Гөлнар Абдулла кызы Алтаева,

М. Х. Дулати ис. Тараз дәүләт университеты,

Казахстан Республикасы, 080000, Тараз ш., Сулейманов ур., 7 нче йорт,

gulnar.a1969@mail.ru.

 

Әлеге мәкалә төрки анималистик этномәдәниятнең специфик үзенчәлекләрен тикшерүгә багышлана. Филолог галимнәрнең фәнни хезмәтләрен анализлап, авторлар «кеше һәм хайваннар дөньясы» мәсьәләсенең сәнгати үзләштерелүендәге иң мөһим аспектларга тукталалар. Авторлар фикеренчә, борынгы төркиләр тормышында хайваннар аеруча әһәмиятле урын алып торган, чөнки кешеләрнең яшәеше һәм мул тормышы алардан башка мөмкин булмаган. Кеше исемнәре, әкият прозасы, мәкаль һәм әйтемнәрдә очрый торган хайван образларын анализлап, авторлар антропоморфик, тотемик күзалламалар һәм хайваннар белән бәйле булган башка ышанулар, чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрнең хайваннар турындагы әкиятләрне барлыкка китерүен дә игътибардан читтә калдырмыйлар. Татар һәм казах халыкларының этник үзаңын тикшерү барышында авторлар төп, гомумиләштерүче идеяне – кеше һәм хайван дөньяларының электән үк килә торган туганлыгы фикерен аерып куялар. Мәкаләдә кеше тормышы белән хайваннар яшәешенең органик бәйләнеше халыкның дөньяны милли һәм этногенетик характердагы сәбәпләр белән бәйле кабул итү үзенчәлекләрен билгеләве турындагы идея ышандырырлык итеп дәлилләнә. Мәкалә авторлары күрсәткәнчә, телдән шигъри иҗатта хайван образлары аша онтология һәм антропология темаларына мөрәҗәгать ителә. Күчмә тормыш аксиологиясендә мәкалә авторлары борынгы төркиләрнең көнкүреше, әйләнә-тирә табигать чынбарлыгы һәм эшчәнлек формаларына бәйлелек сәбәпле барлыкка килгән гомумкешелек һәм локаль кыйммәтләрне аерып куялар. Хайван образлары Ватан, бердәмлек, ана булу, кунакчыллык, җирдәге тормышның кыйммәте кебек темаларны ачу барышында сәнгатьле тасвирлау чаралары сыйфатында кулланыла. Татар һәм казах халыкларының телдән шигъри иҗатындагы анималистик мотивларны тикшерү авторларга хайван образларының дөньяны этник аңлауны төшенү өчен үзенчәлекле код буларак карала алуы хакында нәтиҗә ясарга мөмкинлек биргән.

 

Төп төшенчәләр: хайван, этномәдәният, тотемга табыну, әкият, мәкаль, анималистик образлар, антропологик аспект, күчмә тормыш аксиологиясе, этник үзаң, онтология һәм антропология темалары.

 

Мәкалә (тулы версия)