Мостафа Өнәр,
Эгей университеты,
Төркия, 34100, Измир ш., Борнова,
mustafa.oner@ege.edu.tr.
Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
alyusupova@yandex.ru.
Бәяләмәдә хәзерге татар әдәби теленең 11000 сүз һәм сүзтезмәсен, шул исәптән гомумкулланылыштагы кыскартылма сүзләр, географик атамаларны үз эченә алган татарча-финча сүзлеккә тасвирлама бирелә. Сүзлектә телнең төрле өлкәләренә караган аеруча киң таралыш алган берәмлекләрне күзәтергә мөмкин: сөйләм телендә кулланыла торган сүзләр, публицистик лексика, фәнни-популяр терминология. Кушымтада Финляндиядә һәм Татарстан Республикасында гамәлдә булган татар алфавитларына чагыштырма анализ ясала, шулай ук фин татарларында гына очрый торган лексик берәмлекләр системалаштырыла. Сүзлек киң катлам укучылар ‒ татар теле белгечләре, татар һәм фин телләрен өйрәнүчеләр ‒ игътибарына тәкъдим ителә.
Төп төшенчәләр: татар теле, фин теле, лексикография, татарча-финча сүзлек, Арто Мойсио, Окан Дахер.