Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова,

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур. , 66/33 нче йорт,

zavgarova@inbox.ru.

 

Гафур Мәсгут улы Сөнгатов,

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур. , 66/33 нче йорт,

gsungatov@mail.ru.

 

Филология фәннәре докторы, профессор, Төркия лингвистик җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы Ф. Й. Йосыповның «Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар: дастаны, мунаджаты, баиты. Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2014. 648 с». китабында XIX гасырдан алып XXI гасырга кадәр чорда язып алынган дастаннар, мөнәҗәтләр һәм бәетләр тупланган. Бөек тикшеренүче-галим В. В. Радлов традицияләрен дәвам итеп, автор халык авыз иҗаты әсәрләрен әйтелешне тулы чагылдырган транскрипциядә бирә.

Мөнәҗәт һәм бәетләрне үзе язып алган Ф. Й. Йосыпов аларның татар халкының башка этник төркемнәрендәге фольклор әсәрләре белән аваздаш булуын, ә дастаннарның себер татарларында гына сакланып калып, башка төрки халыклардагы шул жанр әсәрләре белән охшаш булуын билгели. Ядкәрләрнең рус теленә юлга-юл тәрҗемә ителүе, себер татарлары һәм һәр жанрның үзенчәлекләре турында мәгълүматлар китерелү китапны укучылар аудиториясе шактый зур булачагын күрсәтә.

 

Төп төшенчәләр: халык авыз иҗаты, рухи мәдәният ядкәрләре, әсәр тексты, дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр.

 

Мәкалә (тулы версия)