Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

tgilazov@bk.ru.

 

Бәяләмәдә татар әдәбият фәнендә беренче мәртәбә нәшер ителгән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның персональ (шәхси) энциклопедиясен төзү тарихы бәян ителә. Фундаменталь басманы чыгаруга тартылган төрле катлам галимнәре, зыялылары белән таныштырудан тыш, фәнни хезмәтнең төзелеше, шагыйрьнең тормышы юлын һәм рухи мирасын әдәби-эстетик һәм иҗтимагый-фәлсәфи яссылыкта ачкан мәкаләләрне үз эченә алган тематик юнәлешләр хакында белешмә бирелә. Язмаларның эчтәлеген ачуга хезмәт иткән иллюстрацияләрнең байлыгы, басманың югары полиграфик эшләнеше хәбәр ителә. Зур тарихи-мәдәни вакыйга буларак бәяләнгән энциклопедик басманың татар гуманитар фәннәрендә гыйльми эзләнүләрнең яңа юнәлешләрен билгеләве ассызыклана.

 

Төп төшенчәләр: Тукай гыйльмияте, татар поэзиясе, әдәбият фәне, текстология, тематик юнәлешләр, төзелеш, принцип, мәдәни тормыш.

 

Мәкалә (тулы версия)