Рауза Рифкать кызы Солтанова,

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,

Россия, 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 12 нче йорт,

rauzasultan.art@mail.ru.

 

Мәкаләдә Татарстан Республикасындагы плакат сәнгате тарихына кагылышлы материал системага салып бирелгән. Авторның игътибары үзәгендә – афиша һәм плакатларда гәүдәләнгән татар театрының тарихы. Хезмәттә төрле фондлардан: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан (Идел буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Милли музее, С. Сәйдәшев исемендәге музейдан 320 чыганак анализлана. Татар театры үсешенең төрле этапларында афиша эшләүнең эчтәлеге, стилистикасы, сәнгати үзенчәлекләре язманың тикшерү предметын билгели. Әлеге хезмәтнең яңалыгы шунда: ул китап мәдәнияте гаять бай традицияләргә ия булган татар халкының татар театры плакат сәнгате тарихыннан беренче тикшеренү булып тора. Мәкаләдә афиша һәм плакатларның, театрның катлаулы тарихи юлын, төп үсеш тенденцияләрен чагылдырып, аның үзенчәлекле билгесе булып китүе дәлилләнә.

 

Төп төшенчәләр: татар театры, татар драматургиясе, афиша, плакат, сәнгать белеме.

 

Мәкалә (тулы версия)