Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

zminnullin@mail.ru.

 

Мәкаләдә Урта Азия татарларының ХХ йөз башындагы иҗтимагый-сәяси хәрәкәте яктыртыла. Тикшерү барышында, Урта Азиядәге (башлыча хәзерге Үзбәкстан Республикасы территориясендәге) Ташкент, Әндиҗан, Сәмәрканд, Фирганә һ. б. шәһәрләрдә 36 дан артык төрле иҗтимагый-сәяси оешмалар эшләве билгеле булды. Февраль инкыйлабыннан соң татарларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәте яңа баскычка күтәрелә. Биредә татар вакытлы матбугаты барлыкка килә, бу төбәктәге татарларның үзәк органнары тарафыннан корылтайлар уздырыла. Совет хакимияте урнаша бару белән бергә, мөстәкыйль татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте тукталып кала.

 

Төп төшенчәләр: Урта Азия, яшьләр, хатын-кызлар, мәдәни-агарту, хәйрия оешмалары, диаспора, съезд.

 

Мәкалә (тулы версия)