Штефан Тайлиг,

Бранденбург-Пруссия музее,

Кавказ, татарлар һәм Төркестанны өйрәнү Институты
(ICATAT) (Берлин бүлеге)

Германия, 16818, Вустрау ш., Айхеналлее ур., 7 нче a йорт

stephan-theilig@web.de

 

XVIII гасырда мөселман дине вәкилләреннән аерым кешеләрнең, шулай ук зур булмаган төркемнәрнең Бранденбург-Пруссиягә миграциясе, шул исәптән көчләп күчереп урнаштыру алман теленә көнчыгыш алынмалары кабул ителү процессына яңача карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта «босняклар» яки «татарлар полкы» кебек хәрби берләшмәләрдә «чит ил кешеләре» сыйфатында хезмәт иткән мөселман солдатлары тормышын җентекләп өйрәнергә мөмкинлек барлыкка килә. Солдатларның бер өлеше үз гаиләләре белән яши, бер өлеше исә гарнизонда яңа гаиләләр кора. Әлеге мәкаләнең максаты – мөселман солдатларны Бранденбург-Пруссиягә күчереп урнаштыру, шулай ук шуның белән бәйле булган мөселман колонияләрен төзү процессларын җентекләп һәм системалы рәвештә тасвирлау.

 

Төп төшенчәләр: Бранденбург-Пруссия, прус армиясе, мөселман солдатлары, липка татарлары, миграция, мөселман колонияләре.

 

Мәкалә (тулы версия)