Рамилә Камил кызы Сәгъдиева,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

ramsag777@rambler.ru.

 

Мәкаләдә татар телендә тиңдәш кисәкләрнең өйрәнелеше турында сүз бара. Беренче грамматикалардан алып бүгенге чорга караган фәнни хезмәтләрдә әлеге теманың чагылыш дәрәҗәсе ачыклана. Теге яки бу җөмлә кисәгенең тиңдәшләнеп килү ысулларына, аларны бәйли торган чараларның кулланылышына, стилистик алым буларак чагылышына да игътибар бирелә. Шигъри әсәрләрдәге тиңдәш кисәкләрнең яисә тиңдәш җөмләләрнең тезем оештырудагы роле, теземнең функциональ-стилистик функциясе дә ассызыклана.

 

Төп төшенчәләр: тиңдәш кисәкләр, җөмлә кисәкләре, тезүле бәйләнеш, интонация, теркәгеч, мәгънә, тезем.

 

Мәкалә (тулы версия)