Виктория Алексеевна Карамашева,

Н.Ф. Катанов исем. Хакас дәүләт университеты,

Россия, 655000, Абакан ш., Ленин просп., 90 нчы йорт,

zsultrekova@mail.ru.

 

Мәкаләдә А.М. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте һәм драмасы мотивлары буенча Татьяна Майнагашева тарафыннан сәхнәләштерелгән хакас телендәге «Пыром таста, чирiм» («Гафу ит мине, җир!») әсәренә чагыштырма анализ нәтиҗәләре тәкъдим ителә. Текстларны тикшерү барышында тәрҗемәченең дөнья тел картинасына хас булган элементлар билгеләнә. Т. Майнагашеваның тәрҗемәгә әдәбият һәм мәдәният белемнәренә нигезләнеп якын килүе, текстта бер режиссерның «театр идиолекты» белән чикләнеп калмыйча, сәхнәгә куелышның күп төрле мөмкинлекләрен, шулай ук оригиналь текстның тел һәм мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга ирешүе дәлилләнә.

 

Төп төшенчәләр: лингвокультурология, тәрҗемә, татар әдәбияты, хакас теле, А.М. Гыйләҗев, «Өч аршын җир», «Пыром таста, чирiм».

 

Мәкалә (тулы версия)