Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмəтуллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

nigmatullina.yulduz@mail.ru.

 

Татарстан Республикасының сынлы сəнгатендəге «мəдəниятнең урталык зонасы» мəсьəлəлəренə багышланган циклның [карагыз 1-2] өченче мəкалəсендə «татавангард» рəссамнары иҗаты яңа ракурста карала, яңа тикшеренү «экранына» төшерелə. Татавангард рəссамнарының кайбер əсəрлəре материалында төрле стильлəрнең үзара тəэсире процессында мəдəниятнең «урталык зонасы» функциялəренə күзəтү ясала1. Бу процесста милли сəнгати традициялəр – берлəштерүче рухи фактор, ə синергетика терминнарында – үзенə төрле стильлəрне һəм сəнгать «теллəрен» тарта һəм сəнгати иҗат хəрəкəтен көйли алган аттрактор булып тора.

Төп төшенчəлəр: Татарстан Республикасы, сынлы сəнгать, татавангард, мəдəниятнең «урталык зонасы», милли сəнгати традициялəр, сəнгати стильлəрнең үзара тəэсире.

 

Мәкалә (тулы версия)